6 нчы сыйныф өчен әдәбияттан Рөстәм Яхинның иҗатын, тормыш юлын чагылдырган презентация

Предмет: Русский язык и литература
Категория материала: Презентации
Автор:

Рөстәм Яхинның тормышын һәм иҗатын чагылдырган презентация рус мәктәпләренең татар төркемнәрендә (6 нчы сыйныф) укучылар өчен төзелде.

Рөстәм Яхин — әдәбиять, сәнгать, мәгариф өлкәсендә тирән эз калдырган шәхес буларак кызыксыну уятты. Шуңа күрә, аның  тормыш юлына һәм иҗатына тукталып китәсем килә. Күренекле композиторыбыз турында  һәркем белергә тиеш, чөнки ул оста пианист, композитор, СССРның халык артисты,  Татарстан Республикасының Дәүләт гимны авторы. Сезнең каршыгызда, “Рөстәм Яхинның тормыш юлы һәм иҗаты” исемле презентацияне тәкдим итәм.

Яхин Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы (1921-1993) татар музыка тарихында күренекле композитор буларак кереп калды, аның көйләрен халык яратып тыңлый.           

        Балачактан музыкага тартылган, татар халык җырлары белән кызыксынган. Ул бик сәләтле, тырыш бала булган. Ул тирән эчтәлекле җырлар, фортепиано өчен әсәрләр авторы. 

        Р.Яхин Рахманинов, Чайковскийның иҗатын яраткан, шуңа күрә бигрәк тә беренче чорда композиторга аларның йогынтысы зур булган. Мәскәү пианистлар мәктәбенең иң яхшы традицияләрен үзләштергән Рөстәм Яхин әсәрләрендә татар фортепиано музыкасы Аурупа традицияләре дәрәҗәсенә күтәрелә. Үзенең иҗат дәверендә Рөстәм Яхин 400дән артык музыкаль әсәр иҗат итә.

 

 Хәзер Р.Яхин фортепиано әсәрләре – татар пианистлары репертуарының “алтын фондын” тәшкил итә. Халкыбызның классик шагыйрьләре Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил  шигырьләре  аның  игътибарын  аеруча  җәлеп  итә.  Шулай ук, ул  С.Хәким, М.Ногъман,  Ә.Ерикәй, Н.Арсланов,  Н.Дәүли,  Р.Фәйзуллин, Р.Харис, Г.Зәйнәшева шигырьләренә мөрәҗәгать итә. 

        1987 елда Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Р.Яхинның төрле әсәрләре көйләреннән торган “Фидаи” исемле балет куела. Пианист буларак Р.Яхин үзенең генә түгел, рус һәм чит ил классикларының да әсәрләрен яратып уйный. Аның белән М.Рахманкулова, М.Булатова, В.Шәрипова, Х.Хисмәтуллина, А.Аббасов, Х.Бигичев, Э.Җәләлетдинов кебек җырчылар, М.Әхмәтов, Ш.Монасыйпов кебек музыкантлар чыгыш ясый. 
        Р.Яхинның “Туган ягым” җыры көе 1993 елда Татарстан Республикасының гимны итеп кабул ителә.

 

 

 

Тип материала: Презентация Power Point (pptx)
Размер: 3.58 Mb
Количество скачиваний: 3
Просмотров: 97

Похожие материалы