6 нчы сыйныф өчен татар теле һәм әдәбият дәресләренә эш программасы

Предмет: Другое
Категория материала: Рабочие программы
Автор:

Аңлатма язуы

Эш программасы статусы

Сәгатьләр саны  105 , атнага 3 дәрес

 

       Программа  нигезенә              мәктәпнең 2013-2014 уку елына укыту планы;

Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды,

     Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен  һәм әдәбиятын укыту программасы  1 – 11 , Татарстан Республикасы  мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан  “Мәгариф” нәшрияты  2010.

   Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы рөхсәте белән бастырылган  коммуникатив   технологиясе   нигезендә төзелгән  Татар теле  дәреслеге . Авторлары Р.З.Хәйдәрова, З.Р.Нәҗипова  Казан      “Мәгариф” нәшрияты 2007

Контроль эшләр – 4

Диктантлар:-2

Мөстәкыйль эш – 4:сочинение 2,           изложение 2.              

 Сүзлек диктанты 2.

Программа 6нчы сыйныфка кадәр үзләштерелгән белем, күнекмәләргә таянып эшләүне күздә тотып төзелгән.

    

Эш программасының эчтәлеге

 

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуның  төп максаты һәм бурычлары

- татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;

- татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;

- программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;

- татар теленең орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләрен системалы рәвештә үзләштерү;

- фразеологик берәмлекләрнең, мәкальләрнең рус эквивалентларын табарга һәм чагыштырырга өйрәтү;

- татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;

- татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү;

- халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү, укучыларның татар телен өйрәнүгә ихтыяҗын арттыру;

- татар теленең орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләрен системалы үзләштерү.

 

 

 

Укучыларның  әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр.

Язу. Лексик темага караган һәм актив үзләштерелгән сүзләрнең язылышын истә калдыру, лексик тема буенча хикәя яза алу, укылган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү яки сөйләү, диктантлар язу. Рәсми кәгазьләр (белдерү, хат, тәрҗемәи хәл) язу.

Әйтелеше белән язылышы арасында аерма булган сүзләрне дөрес яза белү;

Нокталар урынына кирәкле хәрефләрне яки кушымчаларны куеп, сүзләрне язу;

 

Өйрәнелгән лексик тема буенча бәйләнешле текст төзеп язу.

Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 96.18 Kb
Количество скачиваний: 11
Просмотров: 86

Похожие материалы