Здесь была ссылка на работу 6 сыйныф өчен әдәбияттан эш программасы автора Рахматуллина Гульнур Ринатовна.
Ссылка на нее удалена по требованию посредника Инфоурок.
Если вы являетесь автором этой работы и хотите подтвердить её публикацию на этом сайте,
.
Программа нигезенә Россияның, Татарстанның Мәгариф турында законы; Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары; Татарстан мәгариф министрлыгы 478 номерлы боерыгы (5.07.2000); мәктәп укыту планы салынды, “Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программаcы”на нигезләнеп төзелде. 6 нче сыйныф өчен Р.З.Хәйдәрова тарафыннан эшләнгән (Казан, Татармультфильм, 2014.), ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслек һәм рус телендә сөйләшүче балалар белән эшләүче укытучылар өчен Р.З. Хәйдәрова, З.Р.Назипова әзерләгән кулланмага нигезләнеп төзелде Эш программасы структурасы Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән. Эш программасының эчтәлеге Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуның төп максаты һәм бурычлары - укучыларның башлангыч мәктәптә үзләштергән белемнәрен һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү; - татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү; - программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү; - татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү, текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү; - татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү; - татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү; - халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү - укучыларның татар телен өйрәнүгә ихтыяҗын арттыру Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы Тыңлап аңлау. Аерым сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү; бәйләнешле текстны тыңлап, эчтәлеге буенча укытучының сорауларына җавап бирү; дәрес барышында җанлы сөйләмне аңлап аралаша белү. Диалогик һәм монологик сөйләм. Сорау һәм җавап репликаларын дөрес кулланып, әңгәмә төзи белү; тәкъдим ителгән ситуация буенча сөйләшү үткәрү (һәр укучының репликалар саны җидедән ким булмаска тиеш); укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген сөйләп бирү, лексик тема буенча бәйләнешле текст төзеп сөйләү (җөмләләр саны сигездән ким булмаска тиеш).