8 нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәбият дәресләренә эш программасы

Предмет: Физика
Категория материала: Рабочие программы
Автор:

8 нче сыйныф өчен татар теле  дәресенә эш программасы

                                 

                                                       Аңлатма язуы.

 

Татар теле – 3 сәгать, елга – 105 сәгать

                                                      

            Контроль эшләр – 4

Диктантлар:-2

Мөстәкыйль эш – 3

МТК дәресләре – 4(Милли төбәк компоненты)

Тестларны һәр укытучы, укучыларның хәзерлек дәрәҗәләреннән чыгып, үзе билгели

 

Эш программасы түбәндәге документларны  исәпкә алып төзелде:

1.РФның”Мәгариф турындагы” законы

2.ТРның”Мәгариф турындагы” законы

3.“Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын  укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)” 1-11 нче сыйныфлар, К.С.Фәтхуллова, Ф.Х.Җәүһәрова, Казан, “ Мәгариф” нәшрияты, 2003ел

4. “Рус телле балаларга татар теле һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”, 1-11 нче сыйныфлар; төзүче – авторлары: Р. З. Хәйдәрова, педагогика фәннәре кандидаты, доцент; Р. Л. Малафеева, югары категорияле методист.

5. Рус мәктәпләрендәге рус төркеме укучыларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты;

Эш программасы структурасы

Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның  эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.                                                              

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуның төп максаты һәм бурычлары.

-          башка милләт вәкилләренең күңелен яулардай, аларда гомумкешелек әхлакый сыйфатларын тәрбияли алырдай әсәрләр аша укучыларның татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын көчәйтү;

-          татар халкының тарихына, мәдәниятенә ихтирам хисе тәрбияләү;

-          татар әдәбияты әсәрләрен өйрәнү  аша, укучыларның татар телендә телдән һәм язмача аралашу мөмкинлекләрен киңәйтү, ягъни дәүләт телен өйрәнүнең сыйфатын яхшырту;

-          татар теленең орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләрен системалы үзләштерү;

-          укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү;

-          укучыларда тел сиземләү күнекмәләре булдыру;

-          укучыларда татар телен өйрәнү мотивациясен арттыру.

-          укучыларның гомуми белем мәктәбендә үзләштергән белемнәрен һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү һәм тирәнәйтү;

-          тел күренешләрен танып белергә, чагыштырырга, гомумиләштерергә күнектерү;

-          татар телен халыкның рухи, әхлакый, мәдәни хәзинәсе буларак аңларга ирешү;

-          дәресләрдә алган белемнәрне сөйләм телендә куллана белү.

 

 

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 492 Kb
Количество скачиваний: 10
Просмотров: 113

Похожие материалы