9 нчы татар сыйныфы өчен дәрес эшкәртмәләре

Предмет: Директору-завучу
Категория материала: Конспекты
Автор:

                                       9 — методичка  (ФГОС)

                         Фонетика, орфоэпия, орфография.

                                       1 нче дәрес  (1 нче бирем)

Тема: Сөйләм авазлары һәм аларның кулланылышы.

 Максат: сөйләм авазлары турындагы белемнәрне актуальләштерү, фонема төшенчәсен формалаштыру. Авазһәм хәреф төшенчәләрен аера белү күнекмәсен камилләштерү. 

Дәрес тибы – белемнәрне актуальләштерү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. Психологик уңай халәт тудыру.

2. УМ кую ситуациясе. 1 нче бирем. К.җ.: Фонетика сөйләм авазларын һәм аларның кулланылышын өйрәнә. Димәк, без бүген фонетика бүлеге, ягъни сөйләм авазлары һәм аларның кулланылышы турында сөйләшербез. Үзбәя. Дәфтәрләргә һәм тактага тема языла.

II. УМ адымлап чишү.

1.1 нче күнегү. К.җ.: юлдаш – ю, л, д, а, ш; [й], [у], [л], [д], [ао],[ш]; көймә – к, ө, й, м, ә; [к], [ө], [й], [м], [ә]; тавыш – т, а, в, ы, ш; [т], [ао], [w], [ы], [ш]; онык – о, н, ы, к; [о], [н], [о], [қ ]; затлы – з, а, т, л ы; [з], [ао], [т], [л], [ы]; хыялый – х, ы, я, л, ы, й; [х], [ы], [й], [ао] , [л], [ы], [й]; белешү – б, е, л, е, ш, ү; [б[, [э], [л], [э], [ш], [ү]; горур – г, о, р, у, р; [ғ ], [о], [р], [у], [р]; өченче – ө, ч, е, н, ч, е; [ө], [ч], [ө], [н], [ч], [ө]; ветеран – в, е, т, е, р, а, н; [в], [э], [т],[э], [р], [а], [н]; ерак – е, р, а, к; [й], [ы], [р], [ао],[қ ]; илле – и, л, л, е; [и], [л], [л], [э]; сәнгать – с, ә, н, г, а, т, ь; [с], [ә], [ң], [ғ ], [ә], [т]; сөенү – с, ө, е, н, ү; [с], [ө], [й], [ө],[н], [ү]; игълан – и, г, ъ, л, а, н; [и], [ғ ], [л], [ао], [н]; тәэсир – т, ә, э, с, и, р; [т], [ә], [,] ,[с],[и], [р]; хакыйкать – х, а, к, ы, й, к, а, т, ь; [х],[ао],[қ ], [и],[қ ], [ә], [т]; ваза - в, а, з, а; [в], [а], [з], [ы]; гадәти – г, а, д, ә, т, и; [ғ ], [ә], [д], [ә], [т], [и]; йөгерү – й, ө, г, е, р, ү; [й], [ө], [г], [ө], [р], [ү]. Түбәндәге авазларныӊ үз хәрефләре юк: [ғ ],[қ ], [,],[w]. Ь, ъ  хәрефләре аваз белдерми. Үзбәя.

2. 2 нче күнегү. К.җ. : Арткы рәт сузык авазлары: [а],  [у], [о], [о], [ы[, [ы] - 6;                                  

Алгы рәт сузык авазлары: [ә],[ү], [ө], [э], [э], [и] - 6.Үзбәя.

3. 3 нче күнегү. К.җ.:

Тартык авазлар

                   парлы

       парсыз

Яӊгырау

[б], [в], [ғ ], [г], [д], [ж],[җ],[з]- 8

[л],[м], [н],[w],[р],[й],[ң]- 7

Саӊгырау

[п ],[ф],[қ ],[к],[т],[ш],[ч],[с]- 8

[ц],[х], [һ],[щ], [,] - 5

Үзбәя.

4. Модельләштерү. 4 нче күнегү. К.җ.:                                                          

                                                  Авазлар (фонемалар)

                                         − сөйләмнеӊ иӊ кечкенә берәмлекләре,

                                        − гомуми саны – 40,

                                        − шулардан: сузыклар – 12, тартыклар -28. Үзбәя.

5. 5 нче күнегү.  К. җ.: 1) кар; 2) гомер; 3) сандугач; 4) өмет. Үзбәя.

6. 6 нчы күнегү. К.җ.: Бил – бел, бүл, бул, бал, бөл; кар – кыр, кер, көр,күр, кор; наз – баз, ваз (кичү), газ, каз, саз, таз; ут – ук, уз, уй, ул, ун, уң, ур, уч; сат – бат, ват, зат, кат, шат, хат, чат.  Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 7 – 9 нчы күнегүләр.

                                

                                   2 нче дәрес (2 нче бирем)

  Тема: Сөйләмдә аваз үзгәрешләре.

  Максат: сөйләмдә аваз үзгәрешләренең төрләрен искә төшерү, аларның үзенчәлекләрен аңлатып бирә һәм мисаллар белән дәлилли белү күнекмәсен үстерү.

  Дәрес тибы – белемнәрне гомумиләштерү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

   ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү. (Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 8 нче күнегү;

ә) и 9 нчы күнегү.  Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 2 нче бирем.  К.җ.: Модельдә 6 төрле сөйләмдәге аваз үзгәрешләре күрсәтелгән,димәк, без бүген шул хакта сөйләшербез. Үзбәя.

Дәфтәрләргә һәм тактага тема языла.

II. УМ адымлап чишү.

1. 10 нчы күнегү. К.җ.: Янгын – [йаоңғын] , бердәмлек – [бэрдәмнэк], игеннәр – [игэннәр], ташта – [таоштао ], унбиш – [умбиш], мәктәпкә – [мәктәпкә], быелгы – [быйылғы], кышкы – [қышқы], урманнан – [урмаоннаон], җирдә – [җирдә], кабарынкы – қ [қаобаорыңқы], кызчык - [қыччық], омонимнар – [аомонимнаор], сыйныфташ – [сыйныфтаош], якынлаш – [йаоқыннаош], атказанган – [аотқаозаоңғаон], юлдаш – [йулдаош], әнкәй – [әңкәй]. Үзбәя.          (Ләлә Рәисовна! Укларны куя алмыйм)

2. 11 нче күнегү. К.җ.:  Редукциягә мисаллар: [қ(ы)рлайғао], [йаон(ын)дағы], [төй(ө)рө],[йөг(ө)рөп], [ычқынд(ы)рып], [б(э)лән].  Үзбәя.

3. 12 нче күнегү. К.җ.:  1) рәт гармонисенә караган сүзләр: киӊәшле, юлга, остазлар, сагынылды, татарча, җырларым, авылдаш, туганлык, зиһенле, алтынчы; 2) ирен гармонисенә караган сүзләр: гомерлек, бөек, йолдызчык, сөекле, очсыз, өтер, төнге, өметсез, дөреслек, өлге. Үзбәя.

4. 13 нче күнегү. К.җ.: күп - рәк – күбрәк, сап- ы – сабы, кип - ү - кибү; күкрәк - е – күкрәге, түк – ә – түгә; кадак –ы – кадагы, как - у – кагу. Бу төр аваз үзгәрешләре чиратлашу дип атала. Үзбәя.

5. 14 нче күнегү. К.җ.: сат – сөт, бал – бил, оч – өч, уч – үч, кар- кер, боек – бөек, кул – күл, җай – җәй, ут – үт. Тартык авазларныӊ калын яки нечкә әйтелешенә сузык авазларның арткы яки алгы рәтнеке булуы тәэсир итә.  Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 15 – 17 нче күнегүләр.

                                                 3 нче дәрес (3 нче бирем)

  Тема: Сүзләргә фонетик анализ ясау. Сүзләрнең әйтелеше һәм язылышы.

 Максат: фонетик анализ төшенчәсен актуальләштерү, сүзләрнең әйтелеше белән язылышы арасындагы аермалар турында белгәннәрне искә төшерү, күнегүләр өстендә ныгыту.

Дәрес тибы – белемнәрне актуальләштерү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

   ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 16 нчы күнегү;

ә) и 17 нче күнегү.  Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 3 нче бирем.  К.җ.: Бирелгән схеманы фонетик анализ ясау өчен файдаланабыз. Димәк, без бүген фонетик анализ ясау белән шөгыльләнербез.. Үзбәя.

Дәфтәрләргә һәм тактага тема языла.

II. УМ адымлап чишү.

1. 18 нче күнегү. К.җ.:

Болан – [болаон], әйтелеш белән язылыш арасында аерма юк.

Хыял – [хыйаол], аерма бар: я хәрефе ике аваз кушылмасы [йа] ны белдерә.

Саргай – [саорғаой], аерма бар: г хәрефе  [ғ]авазын белдерә.

Яшел – [йәшэл], аерма бар: я хәрефе ике аваз кушылмасы [йә] не белдерә.

Мәгънә – [мәғнә], аерма бар: г хәрефе  [ғ]авазын белдерә, ъ билгесе аваз белдерми, [ғ]итеп уку өчен кулланыла.

Кораб – [карап], аерма бар: басымсыз [ō] сузыгы басымлы иҗек алдыннан [а] авазына охшатып әйтелә; сүз ахырында [б] авазы саңгырау [п] авазын белдерә.

Галәм –  [ғәләм], аерма бар: г хәрефе  [ғ]авазын белдерә, моның өчен анардан соң а хәрефе языла.

Компьютер – [кампйутэр], аерма бар: басымсыз [ō] сузыгы басымлы иҗек алдыннан [а] авазына охшатып әйтелә; ю хәрефе ике аваз кушылмасы [йу] ны белдерә; ь билгесе аваз белдерми; е хәрефе [э] авазын белдерә.

Ватык – [wаотық]; аерма бар: в хәрефе - [w]авазын, к хәрефе  [қ]авазын белдерә.

Еш – [йыш], аерма бар: е хәрефе ике аваз кушылмасы [йы] ны белдерә.

Онык – [оноқ], аерма бар: ирен гармониясе нигезендз ы хәрефе [о] авазын белдерә, [қ] авазы к хәрефе белән бирелә.

Көчле – [көчлө], ирен гармониясе нигезендз е хәрефе [ө] авазын белдерә.  Үзбәя.

2. 19 нчы күнегү.  К.җ.:  Мәсәлән:ботка, очкын, код, сорт, организм, помидор, ректор, профессор; ындыр, арыш, рыцарь, тыл; эмблема, экспонат, сер, теләк, маэмай, тәэсир; кинәт, карусель, канат, аксыл; мәңге, төгәл, гариза, маңгай; диван, вирус, авылдаш, әверелү, авторитет, автограф. Үзбәя.

3. 20 нче күнегү.  К.җ.:  язу – [йа], юкә – [йү], читен – [э], сигез – [э], иярү – [йә], октябрь – [а], бишек – [э], елан – [йы], бишьеллык – [йы], юмарт- [йу], бюллетень – [у], [э[, [э], элемент –[э], [э], [э], җимеш –[э], берьюлы –[э],[йу], кулъяулык –[йа], елъязма – [йы], [йа], белешмә – [э], [э], вестибюль – [э], [у], рецензия – [э], [э], [йә], футляр –[а].Үзбәя.

4.21 нче күнегү. К.җ.: 1. Усак. 2. Кашык. 3. Тавыклар. 4. Таш. 5. Төш.

Үрнәк: җилсез – [җил-сэ'с] – 6 х., 6 ав.

җ – [җ] – яңгырау, парлы, тел-аңкау авазы,

и – [и] – иренләшмәгән, парсыз, басымсыз, югары күтәрелешле алгы рәт сузыгы,

л – [л] – яңгырау, парсыз, тел-теш тартыгы,

с – [с] – саңгырау, парлы, тел-теш тартыгы,

е – [э] - иренләшмәгән, парлы, басымлы, урта күтәрелешле алгы рәт сузыгы,

 з – [с] - саңгырау, парлы, тел-теш тартыгы.

Сүз сингармонизм законына буйсына.

Әйтелеш белән язылыш арасында аерма бар: сүз ахырында сангыраулашу күзәтелә һәм з хәрефе [с] авазын белдерә. Үзбәя.

 III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2.Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 22 – 24 нче күнегүләр.

                                      4 нче дәрес

Тема:  Грамматик биремле контроль диктант “Көзге урман”.   (Кереш контроль эш)

“Көзге урман” дигән диктант тексты ... нче (ы) биттә.

Максат: фонетика бүлеген гомумиләштереп кабатлау.

Дәрес тибы – контроль.

Грамматик бирем: 1. Бирелгән сүзләрнең транскрипциясен язарга: йөрде, никадәр, ялкын, юрган, орлыкларын, пәрәвез, коры, ефәк, коена, янган.   2. Сыек һәм  биек сүзләренә фонетик анализ ясарга (вариантлап).

К.җ.: 1. [йөрдө], [ниқәдәр],[йаолқын], [йурғаон],[орлоқлаорон],[пәрәwэз], [қоро], [йэфәк],  [ қойонао],[йаоңғаон] .  

2. Фонетик анализ үрнәге 21 нче күнегүне үтәгәндә бирелде. Сузык һәм тартык авазлар таблицасын экранда бирергә мөмкин.  

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 640.5 Kb
Количество скачиваний: 29
Просмотров: 161

Похожие материалы