Ашыт заказнигы темасына презентация.

Предмет: География
Категория материала: Презентации
Автор:

Ашыт елгасы буенча презентация.

Һәр урынның табигате үзенчәлекле. Мин туып үскән туган ягымның табигате һичшиксез Ашыт елгасының, аның буенда урнашкан Кала тауның үзенчәлекле тәэсиренә бәйле. Рефератымны Ашыт заказнигы урнашкан Ашыт елгасы буе экологик проблемаларына багышладым. Үз алдыма түбәндәге максатны куйдым:

 

 - Ашыт заказнигы чолгап алган тирәлек табигатьне тирәнтен өйрәнү, экологик проблемаларын ачыклау һәм бүгенге көнгә хатле сакланып калган матурлыгын, байлыгын тагын да арттырып саклап калу ниятен җәмгыятькә җиткерү.

 

Минем бу эшемне укыту—тәрбия эшендә эшләүчеләр, әти—әниләр балаларында  туган як табигатенә кызыксыну уяту, мәхәббәт тәрбияләү, белемнәрен баету максатыннан файдалана алырлар.

 

Һәр кешенең туган як табигате кабатланмас гүзәл почмакларга бик бай. Алай гына да түгел алар үзләрендә серле тарих эзләре яшереп яталар. Беренчеләрдән булып  Ашыт буена бәйле географик атамаларның килеп чыгышын өйрәндем, материаллар тупладым һәм алар чыгышымда киң урын алдылар. Нигезләмәләр итеп «Татар энциклопедиясе» нең дәлиләнгән мәгълүматлары, үзебезнең мәктәптә  география укыткан,хәзерге вакытта  лаеклы ялда, Нигъмәтҗанов Габдулаҗан абый эзләнүләре, филология фәнәре докторы, профессор Фирдәүс

Кайчандыр балык үрчегән мул сулы Ашыт елгасының ярдәмгә мохтаҗ булуы турында әйтү миңа бик аяныч. Бу өлкәдә өйрәнү эзләнү эшләре алып бару бик зарури.

           Үсемлекләр дөньясын күрәнчә—кыяклылар семьялыгы һәм һава су үсемлеләре алып торган, хайваннар дөньясы да бай, күптөрле булган ашыт елгасының югары тугаена бүгенгесе көндә күптөрле куркынычлар яный.

  Экологик проблемалар булып түбәндәгеләр тора:

 - ел саен тау битендәге карлар эри, кар сулары төрле чүп—чар, шул исәптән терлекчелек һәм игенчелек калдыкларын җыя барып суны пычраталар;

 - хайваннар дөньясына яшәү һәм үрчә шартлары начарая;

 -  басуларны дөрес эшкәртмәү, елга буендагы болынлыкларны сөрү дә уңай нәтиҗә бирми.

  Шулардан чыгып хәл итү чараларын тәгъдим итәр идем:

 - мәктәптә һәр мөмкинлектән файдаланып укучыларда экологик үз аң, экологик культура формалаштыру өстендә эшне планлы рәвештә арттыру;

 - авылда халык җыеннарын кулану;

- район газетасы битләрендә проблемалар белән чыгу.

белән янәшә торган Кала тавы турында языйча булдыра алмадым. Ул бит 1000 еллык тарихы булган хәрби ныгытма урыны.

           Алай гына да түгел, мин кечкенәдән үк бу изге урынны   көмештәй саф шифалы чишмә суы булган Изгеләр кизләве буларак хәтеремдә саклыйм. Халкым  хәтерендә анын суын эчеп хаста авыруыннан дәваланучылар барлыгы да саклана. Юкка Сабантуй булырга бер атна калгач, Әләшә бәйрәме үткәрелми. Бу изге бәйрәмгә Әүлия каберенә республиканың төрле почмакларыннан киләләр. Минем уйлавымча бу изге җир галимнәрне җәлеп итәрлек.

  Фикеремне йомгаклап шуны әйтәсем килә. Табигатьтә иң көчле һәм иң акыллы җан иясе—Кеше! Билгеле ки, үзе яшәгән йортына—табигатькә ул һич тә җыян китерергә теләми. Ләкин кайчвкта ул үзе башкарган эшнең булачак нәтиҗәсен алдан күрә алмый. Үзе дә теләмәстән зур фаҗигаләрнең сәбәпчесенә әйләнә.

   Һәрберебез табигать дуслары булыйк! Җир анабызда күренгән һәр үзгәрешне күңел күзе аша кичерә белик. Шул чакта ул безгә үзенең күп серләрен ачар.

 

 

 

 

Тип материала: Презентация Power Point (ppt)
Размер: 10.28 Mb
Количество скачиваний: 6
Просмотров: 96

Похожие материалы