Авторская программа.Татарский язык. Аксубаем - ак төбәк. 4 класс.
Предмет: | Начальные классы |
---|---|
Категория материала: | Конспекты |
Автор: |
Афлятунова Альфинур Рафиковна
|
Башлангыч 4 нче сыйныфларга бер елга каралган туган якны өйрәнү түгәрәге өчен авторлык программасы. Туган якны өйрәнү түгәрәге түбәндәге максаттан чыгып оештырыла:
-үз халкының рухи байлыгын өйрәнү, аны үстерү һәм саклау өчен үзләреннән өлеш кертүгә омтылыш тәрбияләү;
-укучыларда эзләнү-тикшеренү, материалны системага салу күнекмәләре формалаштыру;
-туган як белән кызыксынуларын үстерү һәм мәхәббәт тәрбияләү;
Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычларны хәл итү күздә тотыла:
-укучыларга үзләренең нәсел тамырларына, үз гаиләләренең үткәненә кызыксыну уяту;
-туган як тарихына бәйле шәхесләрне, авыл, мәктәп тарихын эзлекле өйрәнү;
Авторлык программасының актуальлеге:
1. Баланың аз укуы. Бүгенге заман баласы күбрәк үз вакытын телевизор алдында, интернет челтәрендә, планшет тотып үткәрергә ярата. Ә бу исә үз чиратында танып – белү активлыгын сүндерә, алга таба омтылу эшчәнлеген куып чыгара.
2. Бала үз иптәшләре белән аз аралаша. Укучыларның күзгә – күз аралашуының бик түбән дәрәҗәдә булуы. Алар буш вакытлары булды исә, кулларына кәрәзле телефон алып, бөтен игътибарын шунда юнәлтә, шулай ук смс, интернетта утыру һәм язу, аралашуны нык киметә.
3. Бердәм дәүләт имтиханнарында укучыларның язган иншаларында тел байлыгының ярлы булуы.
Әлеге авторлык программасы әдәбият укытуда милли-төбәк компоненты кулланып 4 нче сыйныфларга 34 сәгатькә исәпләп төзелде.
Тип материала: | Документ Microsoft Word (docx) |
---|---|
Размер: | 42.36 Kb |
Количество скачиваний: | 4 |