"Без дә Җиңү көнен якынайттык"

Предмет: Классному руководителю
Категория материала: Другие методич. материалы
Автор:

Минем әбием Шаһиева Гандәлифкә дә сугыш чорының бөтен авырлыкларын башыннан кичерергә туры килгән.Ул 1928нче елның 28нче мартында Кече Кирмән авылында гаиләдә икенче бала булып дөньяга килгән.Сугыш башланганда аңа 15 яшь булган., абыйсы Кәримуллага- 17 яшь. Сугыш башлануга Кәримулланы Чистай шәһәренә хезмәт армиясенә алалар. Ул 4ел да 3 ай шунда эшли.Авылдагы йортта һәм колхозда бөтен авырлык Гандәлиф әби җилкәсенә төшә. Әниләре Нәүбаһар чирләп урын өстенә егыла. Гандәлиф әбием үзе чабып- киптереп,”уфалла” арбасы белән ташып,кышлык печән һәм утын хәстәрли. “Урманга утынга көненә өчәр мәртәбә менә идем”,- дип искә ала әбием.

Әле, җитмәсә, һәр хуҗалык, тракторларга ягу өчен, 5әр кубометр имән утыны кисеп, ярып,киптереп,басуга илтеп бирергә тиеш була.Бу эш тә әбием җилкәсенә төшкән.

Ә бит өйдә дә тормышны алып барырга кирәк. Һәртөрле налог, заемнарны түләү өчен дә акча табарга кирәк була. Ә колхозда эшләгән өчен бер тиен дә хезмәт хакы бирмәгәннәр.Шуңа күрә качып- посып,урманнан җиләк җыеп, май язып, аны көянтәгә асып,җәяүләп Мамадышка алып барып сатканнар. Аннан ипи  киелгән кием- салым алып кайтканнар.

“Сугыш беткән елны Сабан туе булды. Киеп чыгарга күлмәгем булмаганга, иптәш кызымның күлмәген алмаш- тилмәш кидек,мәйданга чиратлап чыктык. Өч тапкыр йөгерешкә бардым шул көнне, өч сөлге алдым”,- дип, хатирәләрен барлый әбием.

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 672 Kb
Количество скачиваний: 11
Просмотров: 132

Похожие материалы