Без Универсиадага әзерләнәбез
Предмет:
|
Украинский язык
|
Категория материала:
|
Конспекты
|
Автор:
|
Гайфиева Алсу Зуфаровна
|
Здесь была ссылка на работу Без Универсиадага әзерләнәбез автора Гайфиева Алсу Зуфаровна.
Ссылка на нее удалена по требованию посредника Инфоурок.
Если вы являетесь автором этой работы и хотите подтвердить её публикацию на этом сайте,
.
Тема: ” Без Универсиадага әзерләнәбез .” Бурычлар: 1. Казанда үтәчәк Универсиада турында мәгълүмәт бирү. 2. Спорт уеннары, күнегүләре, спортка бәйле вакыйгалар белән кызыксынуларын үстерү. 3. Балаларда спортка карата уңай караш, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү , сәламәтлек өчен файдалы һәм кызыклы эшчәнлеккә өстенлек бирү омтылышы булдыру. Сүзлек: Универсиада, символ, талисман, континент, чемпион. Җиһазлау: Универсиаданың символы, талисманы, йолдызы, уен өчен атрибутлар, глобус, магнитофон, һава шарлары, төрле төстәге фломастерлар, медальләр, слайд –лар. Эшчәнлек барышы: Матур көй астында залга балалар керә. - Исәнмесез балалар. Мин Алсу Зуфаровна булам, сезнең белән очрашуыма бик шатмын. Сез бүген “Ләйсән” балалар бакчасыннан “Миләшкәй” балалар бакчасына кунакка килдегез . - Балалар әйтегез әле, сез тиздән кая китәчәксез? - Балалар җавабы тыңланыла. - Дөрес балалар, мәктәпкә китәчәксез, анда сез кемнәр булачаксыз? - Балалар җавабы тыңланыла. - Әйе, укучылар, аннан мәктәпне укып бетергәч кемнәр буласыз? - Балалар җавабы тыңланыла. - Студентлар кемнәр соң ул? - Балалар җавабы тыңланыла. - Балалар безнең башкалабыз ничек атала? - Дөрес, башкалабыз Казан, тиздән балалар Казанда студентларның спорт ярышлары Универсиада булачак. Балалар экранга игътибар белән карагыз әле ! Казанда менә шушындый бик матур Универсиада авылы төзелде (1 слайд). Монда җәйге спорт ярышлары һәм уеннары үтәчәк. -Балалар сез нинди җәйге спорт уеннары беләсез? - Балалар җавабы тыңланыла. - Димәк, әлеге ярышларда катнашу өчен нинди булырга кирәк? - Балалар җавабы тыңланыла. - Бу ярышларда биш континенттан студентлар катнашачак. Ә менә монысы балалар, Универсиаданың символы ( 2 слайд ). - Нәрсәгә охшаган ? - Балалар җавабы тыңланыла. - Нинди төстә ләлә чәчәге? - Балалар җавабы тыңланыла. - Ни өчен ләлә чәчәген сайлаганнар, ә башка чәчәкне түгел? - Балалар җавабы тыңланыла. Әйдәгез балалар, безнең башкалабыз Казанга кайсы котинентлардан студентлар килә микән, глобустан карыйк. Игътибар белән карагыз әле, сез нәрсәләр күрәсез? - Дөрес балалар йолдызлар , бу йолдызлар һавадагы йолдызлармы соң? - Балалар җавабы тыңланыла. - Биш төстәге йолдыз 5 континентны аңлата: Европа – зәңгәр, Азия- сары, Африка- кара, Америка- кызыл, Австралия- яшел төс белән бирелгән. Менә кайсы континентлардан безгә кунаклар килгәнендә белдек. Балалар кунаклар белән очрашкач иң беренче нишлибез? - Дөрес, исәнләшәбез. Иң беренче нинди телдә исәнләшәбез ? - Татарча “Исәнмесез”, “Әссәләмәгаләйкем”. - Русча “Здраствуйте”. - Инглизчә “Неllo”, “Lmonin” ! - Кунакларны ничек итеп чакырабыз. - Балалар җавабы тыңланыла. Матур көй астында кулына факел һәм 5 төстәге шар тотып Юни керә. Балалар безнең әзерлекне карарга Юни үзедә килеп җитте. - Юни кем ул , балалар беләсезме ? Белмәсәгез тыңлагыз әле. Универсиаданың талисманы Ак барс малае – Юни. Аның кулында нәрсә икән ? - Балалар җавабы тыңланыла. - Балалар кунакларны ничек итеп чакырабыз? - Балалар җавабы тыңланыла. Әйдәгез, бу өстәл янына килегез әле балалар.Хәзер без сезнең белән , тиз генә чакыру кәгазьләре ясап Юни артыннан җибәрәбез. Юни син балаларны игътибар белән күзәтеп тор! Самира син кайсы континентка җибәрәсең? ( һәр баладан сорап чыгыла). - Балалар җавабы тыңланыла. Менә безнең чакыру кәгазьләребездә әзер. Әйдәгез, бездә Универсиадага әзерлекне башлыйбыз. I ярыш : “Суда йөзү”. Уенның тәртибе: аякка лапталарны, башка шапканы ,күзлекне киеп әзерләнеп басасың, каманда бирелү белән суга чумасың, үз поласаңнан гына йөзәргә кирәк. Кире йөзеп урыныңа килеп басасың. II ярыш : “Горизонталь мишень”. Уенның тәртибе: тупларны атып корзинга кертергә. Һәм кайсы континентның тубы корзинга кергән, нәтиҗә ясала. Балалар сез үзегезнең җитезлекләрегезне , осталыкларыгызны күрсәттегез, рәхмәт сезгә. Афәрин балалар! Юни да буш килмәгән, спортсменнарга үзенең бүләкләрен тапшыра (медаль тага ). Ә, без балалар Универсиадада катнашучыларга уңышлар һәм дуслык телик!
Тип материала:
|
Документ Microsoft Word (doc)
|
Размер:
|
37 Kb
|
Количество скачиваний:
|
6
|
Просмотров: 132
Похожие материалы