«Чуар тавык» әсәрендә табигатькә сакчыл караш тәрбияләү
Предмет:
|
Информатика
|
Категория материала:
|
Конспекты
|
Автор:
|
Юсупова Фарида Талгатовна
|
Здесь была ссылка на работу «Чуар тавык» әсәрендә табигатькә сакчыл караш тәрбияләү автора Юсупова Фарида Талгатовна.
Ссылка на нее удалена по требованию посредника Инфоурок.
Если вы являетесь автором этой работы и хотите подтвердить её публикацию на этом сайте,
.
Дәрес темасы: Абдулла Алишның “Чуар тавык”хикәясендә табигатькә сак караш тәрбияләү; Дәреснең максаты: 1.Укучыларда күренекле әдипләр әсәрләренә нигезләнеп, тирән әхлакый сыйфатларын тәрбияләү; 2. Абдулла Алишның “Чуар тавык” хикәясендә табигатькә сак караш тәрбияләү; 3.Укучыларның уйлау, фикерләү, күзәтү һәм чагыштыру осталыкларын үстерү. Дәрес тибы: материалны ныгыту, ягъни белем һәм күнекмәләрне камилләштерү Дәрес структурасы: I.Оештыру өлеше. II. Белемнәрне актуальләштерү. III. Материалны ныгыту (белем һәм күнекмәләре камилләштерү) IV. Өй эше бирү, билгеләр кую. V. Дәресне йомгаклау. Җиһазлау: Ф.Ф.Исламов Татар әдәбияты: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен), такта, мультимедиа тактасы. Дәрес барышы: Оештыру өлеше: -Хәерле көн, укучылар, кунаклар. Бер-беребезгә, кунакларга матур итеп елмаеп, уңышлар теләп, дәресебезне башлыйбыз. Дәресебезнең темасы: Абдулла Алишның “Чуар тавык”хикәясендә табигатькә сак караш тәрбияләү.Без бүген дәрестә хикәянең икенче өлеше белән танышып, өлешне өзекләргә бүлеп, аларны дөрес логик эзлеклелеккә куярга, терәк сүзне табарга тиеш. Әйдәгез әле, үзебезне дәрестә түгел, ә табигать почмагында итеп хис итик. Безнең максат: “ Табигатькә сак караш”. Без ике төркемдә. Эшебез уңышлы һәм нәтиҗәле булсын өчен, төркемнәрдә эшләүнең кагыйдәләрен искә төшерик (урыныңнан кычкырма, иптәшеңне бүлдермә, игътибар белән тыңла, фикереңне әйт) II. Белемнәрне актуальләштерү. -Укучылар, без укыган хикәянең исеме ? -Чуар тавык -Әйе, хикәянең исеме ярдәмгә килде. Әйдәгез хикәянең өзекләреннән чылбырлар ясыйк. Өйгә эшне дә тикшереп китәрбез. Беренче чылбыр: Чуар тавык -Ә хәзер ярдәмгә төркемнәр килер. Мин аларга сораулар әзерләдем. Төркемнәр шуларга җавап биреп, терәк сүзне табарга кирәк. Сораулар өйгә эшкә бирелгән өзекләрдән. I нче төркемгә сораулар 1.Чуар тавык нигә юкка чыккан? 2.Ул ничә йомырка салган? 3.Ничә йомырканы песи юк иткән? 4.Өзектә сүз нәрсә турында бара? Терәк сүз-үзенең йомыркалары. Чуар тавык үзенең йомыркалары II нче төркемгә сораулар 1.Нәрсә ул инкубатор? 2.Гали инкубатордан нинди тавык йомыркалары алып кайткан? 3.Җамал әби Чуар тавыкны нинди йомыркалар белән утырта? 4.Өзектә сүз нәрсә турында бара? Терәк сүз-инкубатор йомыркалары.Чуар тавык үзенең йомыркалары инкубатор йомыркалары Ике төркем бергә эшли (сораулар) 1.Гата саз эчендә нәрсә күрде? 2.Эшләпәгә ничә йомырка салды?3.Мая сүзе нинди мәгънә аңлата? 4.Чуар тавыкка тагын нинди йомыркалар салдылар? Терәк сүз-үрдәк йомыркалары. Чуар тавык үзенең йомыркалары үрдәк йомыркалары инкубатор йомыркалары -Молодцы, укучылар. Ә хәзер калган өзеккә күчәрбез. Хикәянең ничек тәмамланганын безнең бик тә беләсебез килә. Дәреслекнең 151 нче битендә язылган яңа сүзләргә игътибар итик. Сез аларны слайдта да күрергә мөмкин.Яңа сүзләр безгә өзекне аңларга ярдәм итәр. Көзән-сусарлар семьялыгыннан кыйммәтле мехлы кечкенә җәнлек Тилгән-карчыгалар семьялыгыннан ерткыч кош Юану-тынычлану, онытылу, мавыгып китү Җилпү-канатны кагу (кошлар турында) Капкын-ау җайланмасы Бичара-мескен, кызганыч III.Материалны ныгыту (белем һәм күнекмәләрне камилләштерү) Ике төркемдә эш -Хәзер, аз гына күзләрне ял иттереп алыйк. -Мин сезгә калган өзекләрне таратам, сез укып чыгып кыскача эчтәлекне сөйләп бирергә тиеш. I төркем сөйли Терәк сүзләр- чебиләр һәм үрдәк бәбкәләре. Чуар тавыкүзенең йомыркалары, үрдәк йомыркалары, инкубатор йомыркалары, чебиләр үрдәк бәбкәләре Сорау -Укучылар, без чылбырны дөрес төзедекме? -Әйе, дөрес төзедек, ләкин уку вакытында чуар тавыкның йомыркалары төшеп калды. Чуар тавык үрдәк йомыркалары инкубатор йомыркалары чебиләр үрдәк бәбкәләре Максатыбызга якынлашабыз.Дәреслекнең 150 битендәге унынчы бүлеккә игътибар итик.”Безне кабат күрмәссез, хушыгыз инде!”-диделәр. Ике төркемдә эш. -Нишләп көз җиткәч кенә үрдәкләр очып китте? -Нишләп алар җәй көне очып китмәделәр? -Табигать үзенең көрәшен ничек тасбирлый? -Гата саз эчендәге йомыркаларны алган вакытта ук табигать каршы төшә. Хәттә Гатаның уйлары да сугыша. “Син табигать сөюче, файдалы кошларның тормышлары өчен көюче, аларга булышлык итүче, иркенлек бирүче, ни эшлисең син?”-диделәр. -Гата дөрес эшләгәнме? -Юк, аның үрдәк йомыркалары алып кайтканы өчен әнисе дә тиргәгән. -Табигатьнең үз законнары бар. Кыргый хайваннарны, кош-кортларны ничек кенә өй шартларында тәрбияләмә, алар үзләренең мохитына, табигатькә омтылалар.Абдулла Алиш үзенең “Чуар Тавык”хикәясендә табигать мәсьәләсен күтәреп чыга.Ул гомум кешелек тәрбия мәсьәләләрен алга куя. Без (яшь буын) табигатьне саклаганда гына, киләсе буын аның матурлыгын, байлыгын күреп, сокланып яшәр. Дәрестә ике төркемдә үз өлешен кертте.Сезгә биреп барган кояш сурәтләре билгеләр куярга ярдәм итәр. Өйгә эш: 1.Сезнең табигатьне саклауга керткән өлешегез (хикәя язып килергә), 2.“Чуар тавык”хикәясенә рәсем. Дәресемне Ә.Хәсәновның шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә. Алиш абый, сиңа олы рәхмәт, Туган җирне мин дә бик сөям. Моңа мине син бит, син өйрәттең, Хөрмәт белән сиңа баш иям.
Тип материала:
|
Презентация Power Point (ppt)
|
Размер:
|
6.3 Mb
|
Количество скачиваний:
|
13
|
Просмотров: 210
Похожие материалы