Чын дус

Предмет: Начальные классы
Категория материала: Конспекты
Автор:
Тема: “Чын дус” Максат: ·        Дуслык турында күзаллауны булдыру. ·        Ышанычлылык, тугрылык, җаваплылык, үзара ярдәмчеллек кебек уңай кешелекле әхлаки сыйфатларны формалаштыру. ·        Үзеңә критик мөнәсәбәтне үстерү. ·        Дуслар белән аралашканда түземлек һәм корректлылык күнекмәләрен булдыру. ·        Кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларының берсе булуына ышаныч тәрбияләү. Җиһазлау: -         шарф “Дустыңны беләсеңме?” уены өчен; -         Иптәш (товарищ), таныш (знакомый), дус (друг), әшнә (приятель) сүзләре; -         Тактага язылган мәкальләр “Дуслык ашаганда беленми, эшләгәндә беленә”, “Дус кайгыда сынала”, “ Дуслыкны акчага сатып алып булмый”, “Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын”.   Дәрес барышы I. Оештыру өлеше: II. Уку мәсәләсен кую.      Бүгенге сыйныф сәгатенең темасы “Чын дус” дип атала. Һәм минем әңгәмәне түбәндәге хикәядән башлыйсым килә.       “....Кәримнең ике дусты бар иде: Камил белән Шамил. Бөтен кеше аларны кызык итеп “өч мушкетёр” диләр иде. Алар беренче сыйныфтан ук дуслаштылар. Күп әйберләре уртак, өчесе бергә спортзалга тренировкага да, машина модельләрен дә, “Спартак” командасы өчен дә бергә болеть итәләр иде. Әмма алтынчы сыйныфта аларның дуслыклары чытнады һәм Кәрим икесе арасыннан берсен сайласы икәнен аңлады. Кем белән дуслашырга: Камил беләнме, әллә Шамил белән ме?       Камил белән һәрвакыт күңелле, җиңел һәм кызык иде. Әти-әниләре аңа кесә чыгымнары өчен гел акча бирәләр иде, ә Камил шул акчаларга гел уен автоматларында уйнады. Ул һәрвакыт Кәримнедә үзе белән чакыра  һәм икесе өчен дә түли иде. Хәтта кафеда туңдырма белән дә сыйлады. Кайбер вакытларда алар икәүләшеп мәктәпкә барасы  урынында, уен автоматында уйнарга керәләр иде.  Бөтенесе дәрестә, плантациядәге негрлар кебек тир түккәндә, алар ак тәнлеләр кебек “бер куллы бандитны” дер селкетәләре һәм өстәвенә акча да отулары бик кызык тоела иде.         Камилнең өендә гел иң яңа компьютер уеннары, иң соңгы музыкаль дисклар. Әмма иң мөһиме, аның бөтенләй өлкәннәрчә булган  модалы киемнәре. Бер сүз белән әйткәндә, Камил бик текә иде һәм Кәрим бөтенесе белән дә аңа ошарга тырыша иде.         Ә Шамил белән алар хәзер бик сирәк очрашалар. Ул спортзалга йөрүен дәвам итте, хәзер бары тик нормативлар һәм спорт нәтиҗәләре турында гына сөйләште. Аның башында күп төрле планнар һәм максатлар иде. Әмма иң ошамаганы – ул гел Кәримне дәрес калдырганы, спортны ташлаганы һәм дуслар сайлый белмәгәне өчен гел критиковать итте.       Менә нәрсә өчен Кәримгә ике дус арасында сайлау ихтияҗы туды. Камилме, әллә инде Шамилме?    Сез ничек уйлыйсыз, үзенә дус итеп Кәрим кайсысын сайларга тиеш? Аларның кайсысы чын дус, ә кайсысы ялган? Мәсәлән: -  III. “Дус – ул шундый....” темасына тәмамланмаган җөмләләр       Сыйныф җитәкчесе. Без төрле фикерләр ишеттек. Әмма минем бер сорау туды: -         Бу өч малайны дуслар дип атап буламы? -         Чын дуслык нинди булырга тиеш? Моны ачыклар өчен мин сезгә бу җөмләне тәмамларга тәкъдим итәм: “Дус – ул шундый...” Мәсәлән: -         Авыр минутларда тыңлый белгән. -         Берсе дә аңламаган вакытта, сине аңлаучы. -         Синең бөтен кимчелекләрең белән, ничек бар шулай кабул итүче. -         Сиңа ошамасада, һәрвакыт дөресен әйтүче. -         Синнән бернинди дә файда өмет итмәүче. -         Синең өчен үзенең иң кадерле: вакытын, интересларын һәм хаттә үзенең гомерен дә корбан итәргә әзер булган. Сыйныф җитәкчесе. Кулларыгызны күтәрегез әле, кемнең шундый дус табасы килә? (балалар кулларын күтәрәләр) IV. Интервью “Үзеңнең дустың турында сөйлә”   V. Сүзлек белән эш “Таныш, әшнә, иптәш, дус”        Сыйныф җитәкчесе. Сезнең фикерләрегезне тыңлагач, мин сезнең кайберләрегезнең “дус” сүзен бик үк дөрес аңламавыгызга төшендем. Алар  аны “иптәш”, “әшнә”, “таныш” дигән сүзләр кулланылырга тиеш урында кулланалар. Сез ничек уйлыйсыз, бу сүзләрне синонимнар дип атап буламы? Мин сезгә билгеләмәсен укыйм, ә сез кайсы сүз турында әйтелгәнен табыгыз: -         Урамда, ишек илдында исәнләшкән кешегә, сез ...(таныш) дисез. -         Кайбер вакытта футбол матчын, нинди дә булса фильмны, вакыйгаларны сөйләшә торган кешегә, сез... (әшнә, приятель) дисез. -          6 ел буе бергә бер пот тоз ашап бетергән, классташка сез... (иптәш) дисез. -         Бөтен серләрегезне ышынып сөйләгән, кайгы һәм шатлыкларыгызны уртаклашкан кешегә сез... (дус) дисез.             Ә хәзер бу сүзләрне үсә бару тәртибендә урнаштырыгыз.       VII. Проблемалы ситуацияне бәяләү. Мәкальне туры китер.   VIII. Уен “Син дустыңны беләсеңме?” 1.     Аның иң яраткан дәресе? 2.     Аның яраткан ел фасылы? 3.     Кайсы спорт төрен ярата? 4.     Үсеп җиткәч кем булырга тели? 5.     Кайсы хайванны ярата? 6.     Нинди китап укырга ярата? 7.     кайсы фәнне ярата? IX. Йомгаклау.   X. Нәтиҗә ясау (рефлексия)              
Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 57.82 Kb
Количество скачиваний: 14
Просмотров: 216

Похожие материалы