Гаяз Исхакыйның “Кәҗүл читек” хикәясендә төп проблема.

Предмет: Другое
Категория материала: Конспекты
Автор:
  Максатлар:1) Г. Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә                                                    бирү.                   2)Әхмәдулла образы аша хикәягә салынган проблеманы табу.                 3) авторның үзәк геройга мөнәсәбәтен ачыклау күнекмәсе булдыру.                     4) дингә карата мәхәббәт тәрбияләү.   Җиһазлау: видеоматериал, читек рәсемнәре төшкән төсле альбом, Г. Исхакыйның портреты, дәреслек, газета материаллары.   Метод: проблеманы бәян итү, репродуктив уку методы.   Алымнар: укытучы сөйләме, эчтәлек сөйләү алымы, сорау-җавап, эзләнүчән  әңгәмә, сәнгатьле уку, үзлектән уку, аңлатмалар белән уку, сүзлек   өстендә   эшләү, телдән сыйфатлама бирү, портрет белән эшләү.   Принциплар: тарихилык, оптимальлек, әдәби әсәрне субъектив кабул итү,            системалылык.   Дәрес төре: яңа материалны аңлату.   Чаралар:такта, акбур, ноутбук.   Дәрес планы. I. Башлам (оештыру).   а) исәнләшү.   ә) дәрескә әзерлекләрен тикшерү.   б) укучыларны барлау.     II. Актуальләштерү.   а) Г. Исхакый турында истәлекләр уку.   ә) “Кәҗүл читек” хикәясе турында әңгәмә кору.   б) альбом карау.   III.Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.    1. Г. Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләү :   а) Г. Исхакыйның портреты белән эшләү;   ә) биографиясендәге әһәмиятле моментларны хикәя белән өлешчә ялгау;   б) “Кәҗүл читек” хикәясендә блалар тормышыннан алынуын бәян итү.    2. “Кәҗүл читек” хикәясен уку:   а) сүзлек эше;   ә) укытучының хикәяне укый башлавы. Әхмәдулла турында ишеткәннәрне бергә туплау;   б) укучылардан беренче вакыйганы укыту. Әлеге вакыйгада Әхмәдулла характерының нинди сыйфатлары ачылуы күзәтү;   в) икенче вакыйганы укыту. “Ни өчен яңа читек булмыйча кала?” дигән сорауга җавап эзләү;   г) хикәяне укытып бетерү.    3. Хикәядәге Әхмәдулла образы өстендә эшләү:   а) Әхмәдуллага телдән сыйфатлама (характеристика) төзү;   ә) “Әхмәдулла ни өчен көлкегә калды?” дигән сорауга җавап эзләү;   б) “Автор Әхмәдулла образы аша, безгә нәрсә әйтергә теләгән?” дигән сорауга җавап биреп, хикәя буенча нәтиҗәләр чыгару.     IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.-7 минут.    1. Хикәядән авторның Әхмәдуллага мөнәсәбәтен күрсәтә торган   урыннарны таптырып укыту.    2.  Хикәядән чыгып, автор иҗаты турында фикерләр әйттерү:   а) балалар турында яза;   ә) үз героен яратып, сокланып яза;   б) тискәре сыйфатларга да юмор белән карый һ.б.    3. “Автор Әхмәдуллага җитеп бетмәгән нинди сыйфатлар турында яза?” дигән сорауга җавап табу
Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 78.5 Kb
Количество скачиваний: 35
Просмотров: 175

Похожие материалы