II республика «ТУГАН ТЕЛЕМ - ШАГЫЙРЬЛӘР ТЕЛЕ” фәнни-эзләнү конференциясе

Предмет: Иностранные языки
Категория материала: Презентации
Автор:

 Актанышта узган II республика  «ТУГАН ТЕЛЕМ  - ШАГЫЙРЬЛӘР ТЕЛЕ”  фәнни-эзләнү конференциясе Вахит Имамов иҗатына багышланды. 

Язучы-прозаик Вахит Шәйхенур улы Имамов 1954 елның 18 мартында Татарстан Республикасының Актаныш районы Иске Байсар авылында хезмәткәр гаиләсендә туа. 1971 елда туган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, моторлар төзү берләшмәсендә металл кырдыручы (токарь) булып эшли башлый. 1973 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. 1975 елның гыйнварыннан читтән торып уку бүлегенә күчеп, Татарстанның Балык Бистәсе районы төбәк газетасында әдәби хезмәткәр вазифаларын башкара. 1975–1977 елларда гаскәри хезмәттә булып кайтканнан соң, янә Балык Бистәсе район газетасында журналистлык эшен дәвам иттерә, редакциянең хатлар бүлеген җитәкли.
1982 елда В.Имамов Чаллы шәһәренә күчеп, гаиләсе белән шунда төпләнә. Төрле эшләрдә эшли: ике ел мәктәптә тарих фәнен укыта, «КамАЗ»ның пресс-рам заводында биш ел мастер, участок башлыгы, өлкән диспетчер вазифаларын башкара. 1990 елдан исә, «КамАЗ» типографиясе базасында Газета-китап нәшрияты оештырып, шунда баш мөхәррир булып эшли. 1997 елның язында Татарстан Язучылар берлеге идарәсе карары белән Вахит Имамов Чаллы Язучылар берлегенең җитәкчесе итеп раслана, ә XV корылтайдан соң, 2005 елның июнендә, аңа Чаллыда чыга торган әдәби-нәфис «Мәйдан» журналының баш мөхәррире вазифалары да йөкләнә.
Матбугатта В.Имамовның исеме узган гасырның җитмешенче еллары урталарыннан күренә башлый. Беренче иҗат тәҗрибәләре – лирик һәм юмористик хикәяләре, нәсерләре, әдәби-публицистик язмалары әүвәл Актаныш һәм Балык Бистәсе районнарының төбәк газеталарында, соңга таба республика көндәлек матбугаты битләрендә, күмәк җыентыкларда, альманахларда басыла. 1988 елда Татарстан китап нәшрияты аның «Ир канаты» исемле мөстәкыйль китабын бастырып чыгара, өч елдан янә ике яңа повесте («Күке», «Нәзер») һәм унлап хикәясе тупланган «Нәзер» җыентыгы дөнья күрә. «Нәзер» повесте һәм «Өмет» хикәясе буенча Татарстан телестудиясе соңыннан кыска метражлы нәфис фильмнар төшереп, аларны әлегәчә кат-кат телевизор экраннарыннан күрсәтә килә.
1989–1990 елларда В.Имамов Чаллыдан китеп Әфганстан җирендә һәлак булган урынсыз корбаннар турында күмәк җыентык оештыру эшенә алына. Аны матбугатка әзерләгән чакта аңа мөхәррир, тәрҗемәче һәм корректор вазифаларын да башкарырга туры килә. Җыентык «Әфган «кызалаклары» һәм «Афганские «тюльпаны» исемнәре белән татар һәм рус телләрендә дөнья күрә.
Шулай да әдәби иҗатта В.Имамовка киң танылу китергән өлкә – тарихи әсәрләрдер. 1982–1994 еллар дәвамында ул даими рәвештә төрле шәһәрләргә барып, архивларда сакланып яткан документлардан татар халкының үткән тарихын җентекләп өйрәнә һәм 1993 елда «Яшерелгән тарих» исемле беренче документаль әсәрен яза. Татар халкының ХVI–ХVIII йөзләрдә алып барган милли-азатлык көрәшен һәм яуларын чагылдырган бу тарихи повестьның басма китабы бөтен Россия киңлекләренә таратыла һәм укучылар тарафыннан хуплап каршы алына. 1994 елда әсәр, автор тарафыннан тәрҗемә ителеп, дүрт йөз мең данә белән рус телендә дә чыга һәм галим-голәмә арасында киң яңгыраш таба. Шул ук туксанынчы еллар башында әдип «Сәет батыр» исемле зур тарихи роман һәм «Татарлар Пугачев явында» дигән яңа тарихи-документаль повесть язып тәмамлый. Бу ике әсәрнең «Сәет батыр» исеме белән бер төпкә төпләнеп чыккан басмасы 1995 елда Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләгенә лаек була.
Әдәби иҗат эшчәнлегенең тарихи юнәлешен дәвам иттереп, В.Имамов 2001 елда тагын да борынгырак үткәнне – XII–XIII гасырларда Дәште Кыпчак далаларында, Идел буйларында, Болгар дәүләтендә, рус җирләрендә булган катлаулы хәл-әхвәлләрне тарихи чыганакларга иҗат фантазиясен кушып җанландырган «Утлы дала» романын – ике китап итеп уйланылган эпопеясының беренче китабын укучыларга тәкъдим итә.
Аның 2004 елда язып тәмамланып, Казанның нигезләнү чоры вакыйгаларына багышланган «Казан дастаны» тарихи романы башкаланың меңьеллык юбилей елында Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басылып чыга һәм рус теленә дә тәрҗемә ителә.
Ерак тарихи үткәнгә төп игътибарын юнәлтү белән бергә, В.Имамов үзенең әдәби иҗатында татар халкының яшәешенә кискен үзгәрешләр алып килгән якынрак заман темаларына да мөрәҗәгать итә. Узган гасырның егерменче-утызынчы елларында булып узган шаукымлы вакыйгаларның, крәстиян хуҗалыкларын көчләп күмәкләштерү, төрле репрессив ысуллар белән халыкның рухи таза, җегәрле катлавын җинаятьчел бер эзлеклелек белән юк итү сәясәтенең татар авылына нинди афәтләр китергәнлеген тарихи реаль кеше образларында һәм картиналарда калку итеп тасвирлаган «Тозлы яра» (2002) романы, шул ук узган гасырның җитмешенче елларында «КамАЗ» төзелеше белән бәйле вакыйгалар барышында зур бер төбәкнең табигый мохите бозылуын, йөзьяшәр авылларның җир белән тигезләнүен күрсәткән «Могикан» (2001) повесте, ХХ гасыр башында Япониягә килеп эләккән татарлар тормышыннан «Япон татары» (2003) романы – болар әдип иҗат колачының киңлеге турында сөйли. 2007 елда В.Имамов «Утлы дала» романының икенче китабын язып төгәлли.
2002 елда Вахит Имамовка «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.
В.Имамов – 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.



Тип материала: Презентация Power Point (ppt)
Размер: 7.48 Mb
Количество скачиваний: 5
Просмотров: 90

Похожие материалы