“Җисемнәрнең үзара тәэсир итешүе” темасына зачет (7 класс)

Предмет: Физика
Категория материала: Тесты
Автор:

Зачет № 2

“Җисемнәрнең үзара тәэсир итешүе”

 

I вариант

1. Җисем массасының аның күләменә чагыштырмасына тигез физик зурлык

А. Озынлык.  Б.  Тыгызлык.  В.  Басым.  Г. Көч.

2. Чикерткәнең уртача очу тизлеге 10 м/с. Км/сәг ләрдә ул күпмегә тигез булыр?

А. 72 км/сәг.  Б. 20 км/сәг.  В. 36 км/сәг.  Г. 102 км/сәг

3. Тигезсез хәрәкәт ул...

А. Кул сәгатенең минутлык угы очының хәрәкәте.  Б. Кешенең эскалатордагы хәрәкәте.  В. Типкәннән соң футбол тубының хәрәкәте.  Г. Даими тизлек белән баручы машина хәрәкәте.

4. Юлның вакытка бәйлелек графигы бирелгән. Графиктан файдаланып хәрәкәт тизлеген билгеләргә.                           

А. 10 м/с.  Б. 40 м/с.  В. 90 м/с.  Г.  36 км/сәг.

5. Рәсемдәге үлчәү цилиндрының  бүлем кыйммәте күпмегә тигез?

А. 1 мл.  Б. 2 мл.  В. 5 мл. Г. 10 мл.

6. Түбәндәге формулаларның кайсысы масса исәпләү өчен кулланыла?

А. r×V    Б. m/r    В.  m×g    Г. m/g

7. 5 м3 күләмле җисемнең массасы 10 кг. Матдәнең тыгызлыгы нинди?

А 50 кг/ м3    Б.  2   кг/ м3      В. 0,5  кг/ м3     Г.  10  кг/ м3 

8. Башка җисемнәр тәэсир итмәгәндә җисемнең тизлеген саклау күренешен ничек атыйлар?

А. Тикторыш.  Б. Хәрәкәт.  В. Инерция.  Г. Ирекле төшү.

9. Паркларда һәм балалар мәйданчыкларында уеннар өчен горизонталь күчәр тирәсендә әйләнүче агач цилиндрлар (барабаннар) куялар. Агач цилиндр буенча бала чапканда ул нинди юнәлештә һәм ни өчен әйләнә?

10. Ике арба тәэсир итешкәннән соң аларның тизлекләре 20 см/с һәм 60 см/с тигез була. Зуррак арбаның массасы 0,6 кг булса, кечерәк арбаның массасы күпме булыр?

11. Ни өчен винтовкадан атканда прикладны нык итеп кулбашына кысарга кирәк?

 

 

 

 

 

            Зачет № 2

“Җисемнәрнең үзара тәэсир итешүе”

 

I I вариант

1. Җисем массасының аның күләменә тапкырчыгышына тигез физик зурлык

А. Озынлык.  Б.  Масса.  В. Көч.   Г. Басым.

2.  Автомобильнең уртача  хәрәкәт тизлеге 72 км/сәг, м/с ларда ул күпмегә тигез?

А. 10 м/с.  Б.  20 м/с.   В.  40 м/с.  Г.  5 м/с.

3. Арбага тамызгыч урнаштырылган һәм арба хәрәкәт иткәндә тигез вакыт аралыкларында кәгазь тасмада эзләр ясала. Кайсы тасмадагы эзләр тигезсез хәрәкәтнеке?

4. Тизлек графигыннан файдаланып 4 с тан соңгы тизлеген билгеләргә.

А. 50 м/с.  Б.  2,5 м/с.   В. 10 м/с.   Г.  40 м/с.

5. Рәсемдәге үлчәү цилиндрының  бүлем кыйммәте күпмегә тигез?

А. 100 мл.  Б. 20 мл.  В. 4 мл. Г. 5 мл.

6. Түбәндәге формулаларның кайсысы тыгызлык исәпләү өчен кулланыла?

А. r×V    Б. m/r    В.  m/V    Г. V/m.

7. 0,2 м3 күләмле җисемнең тыгызлыгы 5×103  кг/ м3 Җисемнең массасы күпме?

А.  4×103  кг.   Б 2,5×10-4 кг.   В.  103  кг.   Г.  100 кг.

8. Әгәр җисемгә башка җисемнәр бөтенләй тәэсир итмәсә, ул нинди халәттә булыр?

9. Болытлар, җәядән атылган ук, атканда туп көпшәсе эчендәге снаряд хәрәкәтенә, җил двигателенең канатлары әйләнүенә нинди җисемнәрнең үзара тәэсир итешүе сәбәпче була?

10. Өстәлдәге шарларга берүк көч куела. 3 кг массалы шар 15 см/с тизлек алса, 1 кг массалы шар нинди тизлек алыр?  

11. Түбәндәге кисәкчекләрнең кайсысы аннан да кечерәк кисәкчекләргә бүленми?

А. Молекула.  Б.  Атом.   В.  Атом төше.  Г.  Протон.  Д. А-Г кисәкчекләре бүленә яки икенче кисәкчекләргә әверелә ала.

 

 

 

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 4.44 Mb
Количество скачиваний: 2
Просмотров: 98

Похожие материалы