«Китаплар иленә сәяхәт»
Предмет:
|
Начальные классы
|
Категория материала:
|
Конспекты
|
Автор:
|
Самигуллина Ляйсан Зиннуровна
|
Здесь была ссылка на работу «Китаплар иленә сәяхәт» автора Самигуллина Ляйсан Зиннуровна.
Ссылка на нее удалена по требованию посредника Инфоурок.
Если вы являетесь автором этой работы и хотите подтвердить её публикацию на этом сайте,
.
Максат: 1) укучыларның сөйләм телләрен, фикерләү сәләтләрен үстерү; 2) таушалган китапларны яңартырга өйрәтү; 3) китап укуга кызыксыну тәрбияләү. Җиһазлау: китаплар күргәзмәсе, китапны саклап тоту кагыйдәләре язылган плакат. Балаларга: төсле кәгазь, альбом, клей, карандаш,кайчы. Әңгәмә барышы. - Исәнмесез укучылар! Хәзер мин сезгә табышмак әйтәм, сез җавабын табып, бүгенге әңгәмәбезнең темасын ачыкларсыз. 1) Кечкенә генә сандыкка бөтен дөнья сыйган. 2) Кат-кат катлама, Акылың булса, ташлама. -Китап. - Әйе,укучылар без бүгенге әңгәмә-дәресебездә китаплар иленә сәяхәткә чыгарбыз. Сәяхәтебезнең иң беренче тукталышы: «Кәгазьләр тукталышы» булыр. - Иртәләрен кояш белән уянып әти-әниләрегез эшкә җыенганда , сез дә укучылар, мәктәбегезгә юл аласыз.Сезнең дә үз хезмәтегез бар. Ул- гыйлем алу. Кыңгырау чыңлау белән сез дәрескә кереп утырасыз һәм иң беренче булып кулыгызга китап аласыз. Нәрсә соң ул китап? «Китап …Ике катыргы арасына тыгызлап тутырылган чуар кәгазь. Бары шул гына, ә яхшылап уйлап карасаң , ул – кешеләр уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе. Могҗизаларның могҗизасы»,- дип язган татар язучысы Ибраһим Гази. Китап - тормышта иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, сердәш тә.Яхшы китап һәрвакыт күңел түрендә саклана. Аны гел укыйсы килеп тора. Беренче китаплар хәзергеләренә охшамаганнар. Китапларны эпек-электән саклап тотканнар, чөнки аларны язу өчен бик күп вакыт кирәк булган. Балалар, элек нәрсәгә язганнар икән? -Ташка, каен тузына. -Ә нәрсэ белән язганнар дип уйлыйсыз? - Очлы таякчык . каз каурыен карага манып. -Төрле илләрдә төрле материалга язганнар. Хәзерге вакытта китапларны бик тиз бастыралар. Ул безнең кулга килеп җиткәнче , бик күп кеше хезмәт куя.
Тип материала:
|
Документ Microsoft Word (docx)
|
Размер:
|
17.69 Kb
|
Количество скачиваний:
|
23
|
Просмотров: 149
Похожие материалы