Классный час на татарском языке «Человек и природа»

Предмет: Классному руководителю
Категория материала: Конспекты
Автор:

Конспект классного часа на татарском языке на тему «Человек и природа».

2013 год - Год экологии в республике Татарстан. Мы порассуждали о том, как человек может помочь не только природе своего края, но и всей планете. Земля - наш общий дом. Это должны помнить ВСЕ. Также ученики получили информацию об экологических праздниках, о появлении «Дня Земли» и т.д. Учащиеся выполнили проектные работы о том, какие экологические проблемы существуют на Земле, какой вред наносят люди в свой же дом и как их можно решить.

Әтнә районы Күәм урта мәктәбе.

Башлангыч сыйныфларда ачык тәрбия сәгате.“Табигать һәм Кеше” (“Җир көне” уңаеннан)

Максат:

  1. белем бирү: табигатьнең кеше тормышындагы әһәмиятен күрсәтү, табигатькә карата аңлы караштәрбияләү.
  2. белемнәрне үстерү: күзәтүчәнлекне, эзләнүчәнлекне, үз фикереңне әйтә, чагыштыра белү күнекмәләрен үстерү.
  3. тәрбияви: туган як табигатенә сакчыл караш,экологик культура тәрбияләү, иҗади эшчәнлекләрен үстерү.

Җиһазлау: презентация, ноутбук, проектор, глобус, балаларның рәсемнәре,шигырьләре.

Исәнмесез, кадерле укучылар, укытучылар, кунаклар.Барыгызны да шушы тәрбия сәгатендә күрә алуыма бик шатмын.Менә мин сезнең кулыгызга тылсымлы шар бирәм. (глобус) Сез аны кулыгызга алыгыз да, анда ниләр күрәсез, безгә әйтегез, яме. (диңгез, океан, урман, ком һ.б.)- Ә бу әйберләр кайдан килгән дип уйлыйсыз ?- Алар кайчан да булса бетәчәкме, әллә алар мәңгелекме?

Без бүген сезнең белән шушы сорауларга җавап эзләрбез.Белүебезчә, 2013 ел Татарстан Республикасында Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде. Без барыбыз да табигатьне саклауга өлешебезне кертергә тиешбез, чөнки ул безнең туган йортыбыз. Башта без сезнең белән экологик бәйрәмнәр турында сөйләшеп китәрбез.

Белүебезчә, март һәм апрель айларында бәйрәмнәр бик күп. 

  • 22 март – халыкара су көне 
  • 23 март – халыкара метеорологик көн 
  • 1 апрель – халыкара кошлар көне 
  • 7 апрель – халыкара сәләмәтлек көне 
  • 15 апрель – экология көне 
  • 18 – 22 апрель – халыкара парклар маршы 
  • 22 апрель – Җир көне 
  • 26 апрель – радиация корбаннарын искә алу көне 
  • 31 май - тәмәкегә каршылык күрсәтү көне 
  • 5 июнь – тирә - юньне саклау көне, эколог көне 

Шушы бәйрәмнәр арасыннан 22 апрельдә үтә торган “Халыкара Җир көне – чиста Су, Җир һәм Һава бәйрәме” турында сөйләшеп үтәрбез. Бу көнне генә булса да без Җир йөзендә булган экологик һәлакәтләр турында искә төшереп, шушы экологик проблемаларны чишүдә нинди өлеш кертә алуыбыз турында уйланырга тиешбез. 

Бу бәйрәмнең тарихы америка континентында яшәүче Джон Мортон исеме белән бәйле. 19 гасыр ахырында Джон Мортон бер буш территориягә күченеп килә. Мондагы ялгыз гына үсеп утырган агачларны да йортлар төзү һәм утынга тоту өчен бик тырышып кисәләр.

Мортонның моңа бик эче поша, шуңа күрә ул яшелләндерүгә багышлап бер көн кертергә тәкъдим итә. Иң күп агач утыртучыларга призлар да бирәләр хәтта. Бу көнне АГАЧ Көне дип йөртә башлыйлар.Беренче Агач Көнендә әлеге штатта яшәүчеләр 1 млнга якын агач утырталар. 1882 елда Небраска штатында Агач көне официаль бәйрәм дип игълан ителә, аны Мортонның туган көнендә – 22 апрельдә билгеләп үтәләр.

1970 елда әлеге акциягә планетаның төрле почмакларында яшәүче 20 млн нан артык кушыла һәм бу көнне ҖИР Көне дип йөртә башлыйлар.1990 елда инде ул халыкара бәйрәмгә әйләнә һәм акциядә 141 илдән 200 млн кеше катнаша. Ә Россиядә Җир көне 1992 елдан билгеләп үтелә.Җир көне - яз көне үткәрелә торган бәйрәм. Бу көнне һәр кеше табигатькә игътибарлырак булырга тиеш.

Җир көнен җирне сакларга әзер булган барлык илләр дә үткәрә. Ул әле дә яңа кешеләрне, яңа группаларны үз эченә алырга әзер. Җир көненең символы -Ак фонда яшел грек Θ хәрефе.Җир көненең флагы да бар. Флагтагы рәсем Җир көне һәм башка күптөрле табигатьне саклау мероприятияләре белән бәйле.

Елда җир көннәре икәү була. Алар төрле максатлар белән эшләнә.Беренчесе – 21 мартта, икенчесе инде 22 апрельдә. Апрель Җир көненең тарихын карап киттек, хәзер инде икенчесенең тарихына да күз салыйк.Бәйрәм 1971 нче елда ООН секретаре У Тан Җир шары халыкларына юлланган хатка кул куйгач башлана.

«Салкын космоста очучы һәм әйләнүче җир шары бары чисталыкта һәм байлыкта гына яшәсен» - ди ул.Бу көнне Җирнең барлык илләрендә дуслык һәм тынычлык кыңгыравы чыңылдый. Ул кешеләрне Җирне сакларга чакыра. Беренче тынычлык кыңгыравы 60 илдә яшәүче балалар җыйган тәңкәләрдән коела.

Хәзер тынычлык кыңгыравы дөньяның калган илләрендә дә чыңлый. Тик Россиядә ул 21 нче мартта түгел, ә 22нче апрельдә чыңлый. Бар дөньядагы хәрәкәт турында слайдлар карау (велосипедта йөрү көне, экологик демонстрацияләр, хайваннарны яклау хәрәкәте һәм башкалар).Парклар маршы. Бу акциядә безнең укучыларыбыз да катнаша. Сез бик күп әкиятләр, шигырьләр яздыгыз, рәсемнәр ясадыгыз.

Табигатьне сакларга кирәклеген дә беләсез. Әйдәгез, кайбер укучыларның шигырьләрен тыңлап китик:

Җир безгә, кешеләргә ни өчен рәнҗи икән, балалар, ничек уйлыйсыз? Без бу хаталарны төзәтә алабызмы?

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 76 Kb
Количество скачиваний: 28
Просмотров: 147

Похожие материалы