Классный час «Упкынга илтүче юл»

Предмет: Классному руководителю
Категория материала: Конспекты
Автор:

Тема «Упкынга илтүче юл. Хәерле иртә, укучылар!»

Бүгенге класс сәгатебезне минем Жорж Бюффонның менә шундый канатлы сүзләре белән башлап китәсем килә :” Кеше үзендә иркенлекне бары шул чагында гына сизә, әгәр ул бернәрсәгә дә бәйләнмәгән булса”. Уйлап карасак, безнең тормышыбыз тоташ бәйләнешләрдән тора: көн саен иртән без укырга яки эшкә барыр алдыннан кием, кибеттә азык-төлек, укып бетереп урта белем алгач, үзебезгә һөнәр сайлыйбыз. Кечкенәдән әти-әниләребезгә бәйле булсак, тора-бара үзебезгә тиң ярларны сайлап алып, үз гаиләләребез барлыкка килә. Һәм бу бәйләнешләрсез безнең тормышыбызны күз алдына да китереп булмас иде.

Тик шул ук вакытта тормышыбызда бер-берсенә үрелеп барган шушы матур бәйләнешләр арасына без үзебез теләп аракы яки тәмәкегә бәйләнешне сайлап алабыз, чөнки гадәтне кешегә мәҗбүриләп тагып булмый. Менә бүгенге тәрбия сәгатебезнең темасын да мин “Упкынга илтүче юл” дип алдым. Сезнеңчә, бүгенге тормышта без бу тема астында нинди проблемалар турында фикерләшә алыр идек? Иң беренче чиратта тарихха күз салыйк әле. Шушы 21 нче гасыр чирләре дип аталучы заралы гадәтләр безнең тормышыбызга кайчан үтеп керде икән. Без алдан ук төркемнәргә бүлендек һәм бу сорауларга җавап табарга тырыштык, шулай бит. Әйдәгез, сүзне беренче төркемгә бирик әле, беренче карашка иң зарарсыз булып тоелган тәмәке турында нәрсәләр ачыкладылар икән?

Тәмәкенең актив матдәсен әнә шуның хөрмәтенә «никотин» дип атыйлар. -Ә хәзер сүзне өченче төркемгә бирик. Бүгенге заманда турыдан - туры үлемгә этәрүче, авыр җинаять юлына бастыручы наркотиклар кайчан кулланыла башлады икән. Рәхмәт, укучылар. Элекке заманнарда ук бу гадәтләрнең зыянлы икәнен аңлаганнар, ләкин шулай булса да бу чирләр зур тизлек белән кешелек дөньясын чолгап алган. Ә бит боларның барысы да эчкечелек, наркомания кебек афәтләр белән чагыштырганда күпкә зарарсыз кебек тоелган тәмәке тартудан да башланып китәргә мөмкин икәнен күп кенә кеше аңлап та бетерми. Чөнки бу гадәт соңгы вакытларда бик нык җәелде. Күп очракта уйнап кына башланган эш кешене соңгы көненә кадәр озата бара һәм еш кына үлеменең сәбәпчесе дә була. Ә бит бу бары тик ихтыяр көче җитеп бетмәгәннән барлыкка килә.

Менә без тәмәкегә бәйлелекнең сәбәпләрен ачыклау максатыннан тирә-ягыбыздагы кешеләр арасында сорашулар үткәрдек. Әйдәгез, бу мәгълүматлар буенча нәтиҗә ясау өчен сүзне укучыларга бирик. Нәтиҗә: Сораштырулардан күренгәнчә, күпчелек кеше тәмәкене беренче тапкыр авызына текә булып күренү өчен, үзен зуррак итеп хис итәргә дип капкан. Кайберләре иптәшләре тартканга кызыгып ияргән. Иң яшь тәмәкече сигаретны авызына 5 нче класста укыганда капса, иң өлкәне 18 яшьтә армия сафларында тартып караган. “Ташлап карадыңмы?” дигән сорауга күпчелеге “Әйе, тик бар да уңышсыз тәмамланды, бүгенге көнгәчә ташлый алмыйм” дип, бары тик берсе генә“ Әйе, әлегәчә тартмыйм” дип җавап бирде. Димәк, бу сораштырулардан мондый нәтиҗә ясарга мөмкин. Тәмәкегә ияләнү бик тиз, ләкин аннан арыну гомерлек булырга мөмкин. Һәр тәмәкече үз гомерендә бер тапкыр гына булса да тәмәкедән арынырга теләп карый, ләкин булдыра алмый. Бары тик бик сирәк кеше генә ихтыяр көчен туплап, бу чирдән арына ала.

-Ә хәзер, әйдәгез, тәмәкенең зыяны турында кечкенә генә бер видеоролик карап китик. (Видеоролик карау.)

-Күргәнегезчә, укучылар, тәмәке аркасында үзеңнең яраткан кешеләреңне дә югалтырга мөмкин икән.

-Сезнең чыгышка өстәп шуны да әйтер идем, укучылар. Тәмәкегә акча юнәтү максатыннан җинаять юлына баскан яшүсмерләр дә бар икән. Беренче чиратта алар вак хулиганлык кылалар: куркыту юлы белән үзләреннән кечерәкләрдән яки яшьтәшләреннән акча талыйлар, аннары кеше кесәсенә керә башлыйлар. Бу инде киләчәктә тагын да зуррак җинаятьләргә әйләнәсе көн кебек ачык. Ә бит барысы да юк кына нәрсәдән, үзен зуррак итеп күрсәтәсе , иптәшләре арасында текәрәк буласы килүдән башланып китә. Тора-бара инде ул тәмәке белән генә чикләнмәячәк, кулына сыра шешәсе дә алачак. 

- Ә бит исерек кешенең гаиләсенә китергән хәсрәтен санап бетергесез. Эчкече эшләгән акчасын өенә алып кайтмый, аны гаиләсенең өйдә ач утыруы кызыксындырмый. Күп очракта эчүе аркасында аны эштән куалар, шуңа күрә ул өйдәге өйберләрне сатып эчәргә дә бер дә читенсенеп тормый. Көне буе кәеф - сафа корып йөргән ир өйгә кайткач тавыш куптара, гаиләсен өеннән куып чыгара.

Кайчакларда аның әнисе яки хатыны, газиз балалары юка гына киемнән өйгә керергә куркып, төнне тышта уздырырга мәҗбүр була. Исерек килеш никадәр җинаять кылына, күпме кеше гомере өзелә. Спиртлы эчемлекләр кулланып руль артына утыручылар аркасында көн саен юлларда никадәр фаҗигаләр була, бер гаепсез кешеләрнең гомерләре өзелә. Ә бит алар кемнәрнеңдер бик якын, газиз кешеләре.

- Дөрес, укучылар. Эчкечелек проблемасы азмы-күпме барыбыз өчен дә таныш проблема. Әйләнә-тирәбездә шушы аракы сазына көннән-көн ныграк бата баручы кешеләр җитәрлек. Кешенең начар гадәткә ияләшүе – барыбыз өчен дә фаҗига. Аңа ярдәм итү өчен иң беренче аның алкогольгә яки наикотинга бәйлелек дәрәҗәсен ачыкларга кирәк Наркотикларны даими кулланучыларның күз карасы киң яисә, киресенчә, кысылган була, андый кешеләр тиз кызып китүчән, тупас, астыртын. Аларның хәтта, йөрешләре дә үзгәрә, яраткан шөгыльләренә кызыксыну бетә. Ә менә акчага ихтыяҗ арта бара.

- Әйе, укучылар, бу замана чирләренең тискәре йогынтысын никадәр генә санасак та, аз булыр. Бу чирләргә каршы тору өчен үзебездә ихтыяр көче тәрбиялик, үзебезгә кызыклы шөгыль табыйк, ә иң мөһиме аларга каршы нык, ышанычлы итеп “Юк!”дияргә өйрәник. Хәзер мин сезгә ике хаттан өзек укып китәр идем. Игътибар белән тыңлагыз, ахырдан үз фикерләрегезне, киңәшләрегезне әйтерсез.

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 70 Kb
Количество скачиваний: 18
Просмотров: 152

Похожие материалы