“Көмеш сулы чишмә буенда”

Предмет: Классному руководителю
Категория материала: Презентации
Автор:

       Туган җир... Туган авыл...

       Йөрәккә нинди якын һәм кадерле бу сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезебез урнашкан кадерле туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп ага торган йөгерек чишмә буйлары, җикән камыш белән капланган сазлыклар, балыклы күлләр, куе әрәмәләр белән уратылган елга үзәннәре, туган ягыбызның кырлары, басулары, шаулап торган урманнары күңелләргә рәхәтлек биреп, туган туфракка мәхәббәт тәрбияли. Кая гына барсак та, туган төбәгебезнең гүзәллеген берни дә алыштыра алмый. Туган ягыбызның һәр сукмагы, һәр агачы, һәр авылы, аның барча кешеләрә күңелгә ифрат та якын. Тәпиләп киткән, беренче тапкыр әттә-әннә дип әйтергә өйрәнгән вакыттан ук күңел түренә туган телебез аша кереп утырган ул кадерле урыннар.

       Безнең эзләнүләрнең төп максаты туган төбәккә аның тарихына кызыксынучанлык уяту һәм мәхаббәт тәрбияләү.  

 

 

Тип материала: Презентация Power Point (pptx)
Размер: 6.78 Mb
Количество скачиваний: 1
Просмотров: 105

Похожие материалы