Конспект мероприятия “Җиңү көне якынлаша!”

Предмет: Начальные классы
Категория материала: Конспекты
Автор:

"Описание материала:

9 май - Бөек Җиңү көненә багышланган монтаж.1 а.б.Җиңү көне якынлаша! 2.а.б. Сугышка безнең авылдан 145 кеше киткән, тик шул 145 кешенең бары 79 гына әйләнеп кайткан.1 а.б. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга быел 68 ел тула.

Кызлар һәм егетләр башкаруында вальс.Хәзер җырланасы җырыбыз сугышта вафат булган авылдашларыбыз рухына дога булып барып ирешсен. Җырлый Хамурзин Рамис "1.а.б. Балачагын, яшьлекләрен сугыш урлаган, ач- ялангач килеш эшләп тә үзләрендә яшәргә көч таба алган сугыш чоры яшьләре. Алар кайгыларын җыр – биюләр белән басарга тырышканнар, дөнья мәшәкатьләрен шулай итеп онытып торганнар.1.а.б. Дөньяга ямь, яшәүгә дәрт өстәп, зәңгәр күктә якты кояш балкый. Ул мәңге шулай балкысын иде. Без 21 гасыр балалары, киләчәк безнең кулда. Шуңа күрә без киләчәгебезнең тыныч, бәхетле булуын телибез. Моңа ирешү өчен, көчебездән килгәннең барысын да эшләячәкбез. Яхшы укуыбыз, җырлап – биеп күңелле итеп яшәвебез моңа этәргеч бирә. Менә күрегез сез бу кызларны, алар тормышны чын күңелдән яраталар. Ләйлә һәм Альмира башкаруында “Чабата” биюе.Ришат һәм Рәзилә башкаруында шаян бию.1.а.б. Күкләребез мәңге аяз булсын,“Уф” дип алмыйк әле сулышныКөннәребез тыныч үтсен берүк,Беркайчан да күрмик сугышны.....Күмәк бию 2.а.б. Хөрмәтле укытучылар, укучылар! Безнең барыбызның да теләге бер:дөньялар тыныч, күк йөзебез аяз, киләчәгебез якты булсын иде. Шундый теләкләр белән без чыгышыбызны тәмамлыйбыз. Безне хөрмәт итеп, игътибар белән тыңлаганыгыз өчен зур рәхмәт.
Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 22.92 Kb
Количество скачиваний: 16
Просмотров: 125

Похожие материалы