Конспект урока «Сагыналар сине якын дуслар»

Предмет: Другое
Категория материала: Конспекты
Автор:
Сөекле композиторыбыз Сара Садыйкованың тормышы һәм иҗатына багышланган әдәби-музыкаль композиция. Тема: «Сагыналар сине якын дуслар» (Сөекле композиторыбыз Сара Садыйкованың тормышы һәм иҗатына багышланган әдәби-музыкаль композиция). Максат: Укучыларны милли рухта тәрбияләү-татар музыкасына, шигъриятенә булган мәхәббәтләрен үстерү; татар милләтенең йөзек кашларыдай бөек шәхесләре белән горурлану хисләрен арттыру; укучыларның Сара Садыйкова җырларын күбрәк белүләренә ирешү. Җиһазлау: Сара Садыйкова портреты, аңа багышлап чыгарылган «Сайра, моңлы сандугач…» стена газетасы, китаплар күргәзмәсе, атаклы кешеләрнең бөек композиторыбыз турында әйткән гыйбарәләре, техник чаралар (магнитофон, компьютер, мультимедиа). ВЫДЕРЖКА ИЗ ТЕКСТА 1 нче алып баручы. Сара апаның үлеме - татар халкы өчен һичнәрсә белән дә алыштыра алмаслык зур югалту. Андый кабатланмас талант, андый язмыш йөз елга бер генә килә.Татар композиторларының атасы Салих Сәйдәшев булса, анасы - Сара Гариф кызы Садыйкова.Татар хатын-кызларыннан ул беренче композитор. Аның тарафыннан иҗат ителгән җырлар Татар илен иңлиләр, аның моңнарын бишекләр тибрәтүче яшь аналар көйли. “Беренче мәхәббәт” җыры башкарыла. 2 нче алып баручы. Сара апа Садыйкова инде безнең арабызда юк. Әмма шунысы куанычлы - ул һаман халкыбыз күңелендә. Җырлары һаман безнең белән яши. Я ул Туфан моңнары булып яңгырый, я ул “Җидегән чишмә” булып челтерәп ага, яки “Өченче көн тоташ кар ява” җыры белән тыңлаучының җанын тетрәндерә. Я ул, ниндидер бер серле көч булып, халкыбыз күңелләрен күккә чөя. Сара Садыйкованы “Татарстан сандугачы”дип атасалар да, ул бер Татарстан сандугачы гына булмыйча, барлык татар халкы сандугачы да. 3 нче алып баручы. Сара апаның бик күпләп җырланмаган җырлары калды. 335җырдан композиторның 50 гә якын җыры җырлана. Сара Садыйкова бик тә бай рухи милли хәзинә калдырып китте. Ул-татар халкының мәңгелек мәхәббәте. Әйе, Татарстанның атказанган артисткасы, Татарстанның халык артисткасы, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, татар халкының фидакарь кызы композитор Сара Садыйкованың җырлары үлемсез, алар яши һәм яшәячәк!
Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 25.56 Kb
Количество скачиваний: 8
Просмотров: 79

Похожие материалы