Әлифбага кунакка

Предмет: Начальные классы
Категория материала: Конспекты
Автор:

"Описание материала:

Җиһазлау:компьютер,проектор,экран,тукталышлар өчен төзелгән схемалы плакат,кичә өчен кирәкле әсбаплар. Кичә барышы: Алып баручы.Исәнмесез кадерле укучылар,килгән кунаклар!

Таныш булыгыз безнең тактага афиша эленгән.(афишаны уку).Димәк, әлифба безне Белем шәһәренә кунакка чакыра. Барабызмы?Әлифбага кунакка барыр өчен безгә тукталышлар аша үтәргә кирәк. Әлифба чакырган бәйрәмгә әдәпле белемле балалар гына барып җитә ала.Без сезнең белән сәяхәткә автобуска утырып чыгабыз.Иң элек автобуста үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерик.

Мин әйткән кагыйдәләр белән сез киләшәсез икән кул чабабыз.Килешмәсәгез, аяклар белән сигнал бирәбез. -автобуста кычкырып сөйләшмәскә. -автобус тәрәзәсеннән кулны тышка сузып барырга. -аяк киеме белән утыргычка утырырга ярамый. -автобус барганда салонда йөрергә ярамый. Без сезнең белән әдәплелек урамы буйлап барабыз.Нәрсә ул әдәплелек?Кем ул әдәпле ,әхлаклы кеше.(Җаваплар тыңланыла.)Сез әдәпле, әхләклы балалармы микән?Нинди әдәпле, тылсымлы сүзләр беләсез?(Җаваплар тыңланыла.) Беренче тукталыш - “Әдәплелек паркы”.Менә безнең алда әдәплелек паркы.Паркта әдәп-әхлак агачы үсә.Агачта әдәп-әхлак яфраклары гына үсә.

Әйдәгез әле без үзебездә булган сыйфатларны агачта булдырыйк.

-акыллы

-ялкау

-мәрхәмәтле

-таркау

-кире

-намуслы

-шапшак

-тырыш

-юмарт

-белемле

-тәртипле

-тәүфыйклы

-ялганчы

-тәмле телле

-төгәл

-тәккәбер

-сакчыл

(Алып баручы, кешедә булган уңай һәм тискәре сыйфатларны атый,укучылар уңай сыйфатлар язылган яфракларны табып агачка ябыштыралар.) Алып баручы.Әдәплелек паркыннан ерак түгел бер малай белән бер кыз басып тора. Мин аларның исемнәрен дә беләм. Хәтта нәрсә турында сөйләшкәннәрен дә беләм.Сезгә дә сөйләргәме? Көзге матур көн. Алинә белән Дамир мәктәптән кайтып баралар.

Алинә сумкасыннан мандарин алды.Аны тиз генә чистартып җиргә ташлады. Ашыгып, ашыгып мандарин кисәкләрен ашый башлады. Мандарин исеннән авыз сулары килгән Дамир: -Бир әле миңа да, -дип сорады. -”Әй, әче ул”- дип, Алинә соңгы кисәкне дә ашап куйды. Алинә нинди хаталар җибәрде?Киңәшләр бирик Алинәгә.(Җаваплар тыңланыла)

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 52.5 Kb
Количество скачиваний: 13
Просмотров: 109

Похожие материалы