Математик сабантуй (6 класс)

Предмет: Математика
Категория материала: Конспекты
Автор:





6 нчы  сыйныф  укучылары  өчен  дәрестән тыш  чара "Математик сабантуй".   


Чара  барышы:

 

“Сабантуй” көе яңгырый.

 

Укытучы:

           Татар халкында  һәр  елны Сабантуйлар  үткәрү  матур гадәткә кергән. Без  барыбыз да Сабантуй  бәйрәмен көтеп  алабыз. Безнең милли Сабантуйларыбыз язгы чәчүләр, кыр эшләре тәмамлангач үткәрелә. Ә без сезнең белән “Вакланмалар” дигән зур бүлекне тәмамладык. Менә бүген бездә дә Сабантуй.

                       Бәйрәмебезне башлап җибәрәбез. Беренче уен – флаг алу уены. Флагны алу өчен, сезгә өч баскыч аша үтәргә кирәк. Һәр баскычта да биремнәр язылган. Шуларны дөрес чишеп, кем беренче флагка  “менеп” җитә, шул җиңүче була. Биремнәр слайдта.


Бәйрәмебезнең икенче  уены – колгага менү.Колгага менү өчен сезгә бирелгән  мәсьәләне дөрес чишәргә кирәк. Мәсьәлә слайдта бирелә:

         Банкка салынган  акчалар бер елда 8% ка арта. Әгәр  кертем  50000 сум булса, ике елдан ул күпме булыр?


Чиратта – табышмаклар бәйгесе.


Табышмаклар:

1)    Өч хәрефле бу сүзнең

Чиген беркем дә белми.  (сан)

2)    Унике аккош узыша,

Берсен-берсе уза алмый.  (12 ай)

3)    Бер ояда алты  дус,

Алтысында алты төс.

Шушы дуслар барысы да

Башкаралар бер үк эш.

Юк аларда энәләр,

Ләкин бизәк чигәләр.    (төсле карандашлар)

        Укытучы:

     Ярышларны дәвам итәбез: гер күтәрү уены.Бу уенда иң күп гер “күтәреп”, балл җыйган укучы җиңүче була. Биремнәр слайдта бирелгән.


Сабантуйда күмәк ярышлар да була.Әйдәгез, без дә, күмәкләшеп,  “математик аркан” тартыйк. Командалар, кара-каршы басалар. Беренче командадагы укучы  вакланмалы сан әйтә,  икенче командадагы аңа каршы торган укучы аңа кире санны атарга тиеш була.  Кайсы командада дөрес җаваплар күбрәк, шул җиңүче була. 

        Сабантуйның йөзек кашы саналган иң кызыклы уены – көрәш башлана.


      Без хәзер тигезләмәләр чишеп көрәшербез. Иң беренче һәм дөрес җавапларны атаучы  көрәш батыры була.


Чарага йомгак ясау. Сабантуй җиңүчеләрен билгеләү, бүләкләр өләшү

 

 

 

 

 

 

 



 

 

Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 40.05 Kb
Количество скачиваний: 6
Просмотров: 100

Похожие материалы