Мин – сүзләр патшасы
Предмет: | Информатика |
---|---|
Категория материала: | Конспекты |
Автор: |
Бадгиева Гульнур Вагизовна
|
"Выдержка из материала:
Дәресебезнең темасы “Мин – сүзләр патшасы”.
"Дәрескә түбәндәге максатлар куелды һәм хәл ителде:
1. Лексикология бүлеген гомумиләштереп кабатлау, алган белемнәрне ныгыту, тирәнәйтү;
2. Өйрәнелгән кагыйдәләрне практикада куллана белүләренә ирешү, фикерләү сәләтләрен, активлыкларын көчәйтү; 3. Укучыларда якташ шагыйребез Г. Мөхәмәтшин иҗатына карата хөрмәт хисләре булдыру , әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.
Җиһазлау: дәреслек, компьютер, проектор, слайдлар, Г.Мөхәммәтшин шигырьләре, карточкалар, табышмак – кроссворд, тест сораулары. Метод һәм алымнар: әңгәмә, өлешчә эзләнү, мөстәкыйль эш. Дәрес тибы: белемнәрне тирәнәйтү һәм системалаштыру.
Дәреснең темасын ачыклау өчен, схема буенча әңгәмә. (Схема экранда чыгарыла, һәр бүлеккә аңлатма бирелә, сүзләр китерелә.
Теманы укучычылар үзләре әйтә). Якташ шагыйребез Г.Мөхәммәтшин шигырьләреннән күчерелмә мәгънәле сүзләрне табу һәм туры мәгънәсен әйтү.(карточкалар 5 вариантта, шигырь- ләр сәнгатьле укыла).
Шулай ук сүзләрнең бер һәм күп мәгънәлелеген ачыклау буенча еракка сикерү уены. Экранда сүзләр чыгарыла, шул сүзләрнең күп мәгънәсен язасы
(Укучылар язгач, укытыла, экрандагы белән дөреслеге тикшерелә, кагыйдәләре искә төшерелә). Кроссворд – табышмакны чишү аша үзебезнең кайсы өлкәдә икәнебезне билгеләү. Табышмаклардан антонимнарны табу.
Синонимнар өлкәсендә экранда җөмләләр күрсәтү һәм синонимнарны таптыру. Аларның сөйләмдә ни өчен кулланылуын ачыклау. Укытучы укыган шигырьләрдән омонимнар табу. Кагыйдәсен искә төшерү.
Тест сорауларына җавап бирү.Экранда фразеологик әйтелмәләр күрсәтелә. Кагыйдәсе искә төшерелә. Төркемнәрдә биремнәр башкарыла.
Дәрескә йомгак ясала. Эшчәнлек бәяләнә. Лексмкология бүлеген кабатлау өчен материал тулысынча ассызыклана. Укучыларның лексикология буенча белемнәрне эзлекле тәртиптә үзләштерүе чагыла.
Тип материала: | Документ Microsoft Word (doc) |
---|---|
Размер: | 72 Kb |
Количество скачиваний: | 10 |