Открытое мероприятие по литературному чтению на тему "Әниләр көне"

Предмет: Классному руководителю
Категория материала: Конспекты
Автор:

Тема: Әниләр көне.

Максат: 1.Татар шагыйрьләренең һәм композиторларының әниләргә багышланган әсәрләре белән таныштыру.

2. Бәйләнешле сөйләм телен, сәнгатьле сөйләмне үстерү.

3. Буыннар арасындагы бәйләнешне саклап калу, әниләргә хөрмәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: С. Әхмәтов “Уйныйбыз да, җырлыйбыз да...”методик ярдәмлеге, төзүчесе З. Мансуров “Җырларыбыз”китабы, Е.Г. Хаджаева “Кояшлы ил” методик ярдәмлеге, “Сабантуй” (2008 ел, № 39, № 48), “Чулман энҗеләре” (2008 ел, №9, №10), бию көйләре, “Нәни йөрәккә зур бүләк”, “Йолдызчык” ансамбле җырлары.

Акрын гына музыка ишетелә, алып баручы бәйрәм иртәсен мондый сүзләр белән башлап җибәрә:

-Әни! Әни! Нинди җылы, назлы сүз ул әни сүзе! Өч кенә хәрефтән торса да, эчтәлегенең мәгънәсе бик зур. Без кайгырсак кайгырып, шатлансак шатланып торучы кеше бит ул әни. Беренче атлап китүләребез, беренче сүзләребез-һәрберсе әниләрнең күңелендә мәңгегә уелып калган.

Зур үсеп, мәктәпне бетереп, төрле җирләргә таралсак та, әниләргә без бала, сабый булып калачакбыз. Бу җирдә әниләрне онытырга ярамый. Аларны кайгыртып кына торырга кирәк.Алар безне тәрбияләгән кебек, без дә аларны тәрбияләп, җылы сүзләр генә әйтеп торырга тиешбез.

Шуңа күрә дә, без бүгенге кичәбезне безнең яраткан әниләребезгә багышлыйбыз.

Хәзерәниләребезне тәбрикләп Әскарова Резеда башкаруында “Әниләр бәйрәме” җырын тыңлап үтәрбез.М.Минһаҗев көе, Бикчәнтәева сүзләре.

Алып баручы: Безнең балалар үзләренең әниләренә рәсемнәр күргәзмәсе ясаганнар икән.Хәзер аларны карап үтик.(Тактада 3нчеЭ сыйныфы укучылары яcаган рәсемнәр куелган).

Әйе, иң кадерле кешеләр- ул безнең әниләребез.

-Балалар, көннәр якты булсын өчен кемнәр кирәк?

-Әни кирәк!

-Йокы татлы булсын өчен кемнәр кирәк?

-Әни кирәк!

-Җил-яңгырдан саклар өчен кемнәр кирәк?

-Әни кирәк!

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 36.5 Kb
Количество скачиваний: 10
Просмотров: 127

Похожие материалы