Открытый урок по родному языку с Сингапурской методикой.
Предмет:
Начальные классы
Категория материала:
Конспекты
Автор:
Сиразиева Рамиза Вагизовна
Здесь была ссылка на работу Открытый урок по родному языку с Сингапурской методикой. автора Сиразиева Рамиза Вагизовна.
Ссылка на нее удалена по требованию посредника Инфоурок.
Если вы являетесь автором этой работы и хотите подтвердить её публикацию на этом сайте,
.
Тема. Җөмлә кисәкләренең тиңдәшләнеп килүе. Максат: 1) тиңдәш кисәкләр белән таныштыру, тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләрен дөрес куярга өйрәтү; 2) укучыларның фикерләү дәрәҗәсен үстерү; сөйләм телен баету; 3) халкыбызның борынгы гореф-гадәтләрен, йолаларны саклау; Җиһазлау: проектор, ноутбук, биремле карточкалар, магнитофон Материал: Дәреслек : Р. Х. Ягъфарова, Р.Ә.Асылгәрәева “Татар теле” 4 нче класс, 2010 ел , Сингапур методикасы Дәрес барышы. I. Оештыру өлеше. 1.– Хәерле көн, балалар! Кәефләрегез яхшымы? Бер-берегезгә елмаегыз һәм сәламләшегез! Шушы күтәренке кәефтә дәресне башлап җибәрик. 2. Өй эшен тикшерү.Сингл Раунд Робин. (түгәрәк буенча өйдә язган кушма җөмләләрне уку) II. Белемнәрне актуальләштерү. 1. Үткән теманы кабатлау. -Нинди җөмлә гади җөмлә була? - Нинди җөмлә кушма җөмлә була? - Оештыручы үзәк нәрсә ул? 2. – Ә хәзер экрандагы шигырь юлларын укыйк.Слайд. Зз Зз зе зу Елгада бозлар кузгалды, Елмая, көлә кояш. Галимҗан Латыйп 3. Дәфтәрдә эш. Число, матур язу. · Җөмләнең баш кисәкләрен табыйк әле. · Баш кисәкләр ничәү? (2) · Бу нинди җөмлә? (кушма) · Нинди җөмләләрдән төзелгән? (гади) 4. – Бу шигырь юлларын укыгач, сездә нинди хисләр уянды? (шатлык хисе,чөнки яз турында) - Яз безгә нинди бәйрәм алып килә? (Нәүрүз) - Нинди бәйрәм соң ул Нәүрүз? Слайд. - 21 март- Нәүрүз бәйрәме. Бу бәйрәм төрки халыкларының Яңа елны каршы алу бәйрәме. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килә.Ул атна-ун көн дәвам иткән. Бәйрәмнең һәрбер көне изге көн дип саналган: сугышлар туктатылган, явызлык теләргә ярамаган,туганнарга-дусларга яхшылык иткәннәр, үлгәннәрнең каберенә барып, дога укыганнар, һәр кешегә исәнлек,бәхет, уңыш теләгәннәр.Бәйрәмнең үзенчәлекле ягы: татлы ризыклар пешергәннәр, бер-берсенә чәчәкләр биргәннәр.Нәүрүз көннәрендә йорттан- йортка кереп, такмаклар әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр.Алар күчтәнәчләр дә таләп иткәннәр. Ә икенче көнне җыелган күчтәнәчләрдән “карга боткасы”пешергәннәр. Әби- бабаларыбызның йолаларын онытмыйк, бер-беребезгә һәрвакыт шәфкатьле булыйк! - Безнең мәктәптә ничек үтә Нәүрүз бәйрәме? (укучылар сөйли) Слайд. - Бүген безгә Нәүрүзбикә кунакка килгән. Ул төрле биремнәр әзерләп алып килгән.Сез биремнәрне үтәргә әзерме? III. Яңа белемнәр формалаштыру. Слайд. 1. Экрандагы җөмләләрне укыйбыз һәм баш кисәкләрне табабыз. · Кара каргалар, сыерчыклар һәм тургайлар җылы яклардан кайталар. · Зур бозлар бер- берсен кысрыклыйлар, ярылалар, киң елгага сыешмыйлар. · Болында ал, кызыл, сары чәчәкләр үсә. - Җөмләдә ничә ия һәм хәбәр бар? - Мондый ия белән хәбәрне ничек атарбыз? Бүген дәрестә шуны өйрәнербез. 2. Теманы аңлату.Тиңдәш ияләр, тиңдәш хәбәрләр, тиңдәш иярчен кисәкләр. 3. Нәтиҗә. Слайд. Тиңдәш кисәкләр: · бер үк сорауга җавап бирә һәм бер үк сүзгә карый; · сөйләмне матур, яңгырашлы итә; · тиңдәш кисәкләр арасына өтер куела, алар санау интонациясе белән укыла; Физминутка. Фолоу –зе-лидер. (Җырга кушылып җырлыйбыз. 1укучы лидер була, төрле күнегүләр күрсәтә, калганнары кабатлый. Музыка туктагач, икенче укучы лидер була. Шулай дәвам итә) IV. Ныгыту. 1. Дәреслек белән эш. 76 күнегүне дәфтәрдә язу. 2. Тикшерү. Клок Баддис. (Сәгатькә карагыз. Сәгать 9 да кем белән очрашу билгеләнгән? Дәфтәрләрегезне алыгыз да очрашуга барыгыз. Сәлам бирегез. Дөреслеген тикшерегез. Кемнең төймәләре күбрәк, шул җавапны укып күрсәтә.) Т
Тип материала:
Документ Microsoft Word (doc)
Размер:
53.5 Kb
Количество скачиваний:
7
Просмотров: 105
Похожие материалы
Учебно-методические пособия и материалы для учителей , 2015-2023
Все материалы взяты из открытых источников сети Интернет. Все права принадлежат авторам материалов.
По вопросам работы сайта обращайтесь через форму обратной связи .
Политика Конфиденциальности сайта uroki.me