Письмо в республиканскую газету
Предмет: | Начальные классы |
---|---|
Категория материала: | Другие методич. материалы |
Автор: |
Хабибрахманова Магишия Равильевна
|
Халкыбызның ин күркәм ин матур гадәтләре.
Беркөнне безнең мәктәптә “Халкыбызның күркәм гадәтләре” дип аталган бәйрәм узды. Без анда татар халкының милли ризыклары, халкыбызның күркәм гадәтләреннән берсе булган кунакчыллык турында сөйләштек.
Әби-бабайларыбыз элек-электән үк кунакчыл булган, кунакка ачык чырай, сый-хөрмәт күрсәткән. Безнең татар халкы бик игътибарлы халык, хуҗаларга ихтирам йөзеннән, кунакка һәрвакыт күчтәнәч белән йөри. Халкыбызның бу матур гореф-гадәтләре хәзерге көнгә кадәр сакланган. Менә безнең бәйрәмгә килгән кунаклар да (укытучыларыбыз Мәгъшия Равильевна һәм Валентина Николаевна) буш кул белән килмәделәр, төрле күчтәнәчләр алып килделәр. Без кунакларны өчпочмак, гөбәдия, чәк-чәк, кыстыбый, бавырсак, коймак һәм чәй токмачы белән сыйладык. Бу ризыкларны пешерергә безгә әниләребез ярдәм итте, зур рәхмәт аларга.
Чәй эчкәч, килгән кунаклар белән бергә күңел ачтык: җырладык, биедек, төрле уеннар уйнадык.
Илнар Муллагалеев,
Маркуз – Омга мәктәбе
Тип материала: | Документ Microsoft Word (docx) |
---|---|
Размер: | 15.63 Kb |
Количество скачиваний: | 6 |