Предпрофильный курс за 9 класс по фонетике"Катлаулы да кызыклы да фонетика"

Предмет: Иностранные языки
Категория материала: Рабочие программы
Автор:

     “Катлаулы да , кызыклы да фонетика” дип аталган профиль алды курслар программасы – хәзерге мәктәп курсының үзенчәлекле моделе. 17 сәгатькә исәпләнгән бу курс 9 нчы сыйныф укучылары өчен тәкъдим ителә. Программа нигезендә укучылар татар теле авазлары системасының үзенчәлекләре белән танышалар , шуның белән бергә алар татар әдәби теленең орфоэпик нормаларын үзләштерәләр. Сөйләмдәге аваз һәм язудагы хәрефләрне аера белергә , рус теленнән һәм аның аша башка телләрдән кергән сүзләрдәге авазларны дөрес әйтергә өйрәнәләр.Сингармонизм законы белән практик таныштырып , сүз басымнары буенча мәгълүмат биреп , укучыларга  морфологияне өйрәтүгә дә этәргеч булачак бу курс. “Катлаулы да , кызыклы да фонетика”профиль алды курсы укучыларга тирән, ныклы белем биреп кенә калмый , һәр баланың шәхси мөмкинлекләрен ачуда , мөстәкыйль эшчәнлек күнекмәләрен булдыруда , гуманитар профильгә юнәлеш бирүдә; бердәм республика тестларына әзерләүдә ярдәм итәчәк.

Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 22.85 Kb
Количество скачиваний: 10
Просмотров: 79

Похожие материалы