Презентация «Чигү.Чалыштырып ягьни «крестиклап» чигү«к уроку технологии в 8 классе

Предмет: Технология
Категория материала: Презентации
Автор:
Мин бу презентациямне район  өчендә узачак ачык   дәрес өчен әзерләдем. Дәрескә технология укытучылары килгән иде.Мин аларны үземнең дәреснең темасы белән таныштырдым: Чигү. Чалыштырып, ягъни “крестиклап” чигүне өйрәнү”.  Максат:халкыбызның рухи мирасын саклау, борынгы заманнардан ук килгән күңел җәүhәрләрен хәзерге буынга җиткерү;   асыл  бизәкләрне сөлге өслегенә төшерергә hәм аларны чигәргә өйрәтү;   милләтебезнең асыл бизәкләрне, милли киемнәренә мәхәббәт тәрбияләү, пөхтәлек, осталык күнекмәләре булдыру. Чигү өчен төрле тукымалар-үзләре суккан һәм сатып алган тукымалар, ефәк, парча, бәрхет, сатин кулланылган. Ак, күк, зәңгәр, яшькелт, яшел, алтынсыман сары, ачык көрән, куе шәмәхә, алсу, сирәгрәк-кызыл төстәге тукымаларга яратып чиккәннәр.  Чигү өчен ефәк, катылган җепләр, мулине, гарус, йон җепләре, кайвакыт канитель һәм мишура кулланылган.  Казан татарлары сәнгатендә чәчәк бәйләмнәре рәвешендәге композицияләр киң таралган. Чәчәк бәйләмнәрен бик тә нечкә һәм нәфис бөгелгән сабаклар һәм эре-эре чәчәкләр белән ясыйлар, алар арасына вак чәчәк мотивлары һәм бөреләре урнаштырыла. Бер үк сабакта еш кына тюльпан, георгин, канәфер, роза, мәк, ромашка һ. б. чәчәкләрнең мотивларын күререгә мөмкин. Күп кенә очракларда бизәлә торган җирлек өстендә андый чәчәк бәйләмнәре тыгыз тасма сыман бизәк ясыйлар. Кешелек дөньясы һәрвакыт матурлыкка омтылып яшәгән. Гүзәллек белән янәшә үзең дә шәфкатьлерәк, мәрхәмәтлерәк булырга тырышасың. Матурлык безне кара уйлардан коткара, явызлыктан саклый. Безнең әби-бабаларыбыз элек-электән матурлыкка омтылганнар. Халкыбызның матурлап, бизәп эшләнгән савыт-сабалары, күңел нурын сибеп чиккән киемнәре, бизәкләп тукыган ашъяулыклары, сөлгеләре, чаршаулары... Энҗе-мәрҗән белән чигелгән укалы калфак, бала итәкле күлмәк, тамбур белән чүпләмләп чигелгән алъяпкыч...   Дәрестә балалар кулы белән эшләнгән эшләрне күргәзмәгә куйдым. Төрле чигү алымнары кулланылды күбрәк без чалыштырып чигүгә басым ясадык.      
Тип материала: Архив ZIP (zip)
Размер: 4.5 Mb
Количество скачиваний: 3
Просмотров: 123

Похожие материалы