Презентация «Фигыль»

Предмет: Начальные классы
Категория материала: Презентации
Автор:
Презентация на урок татарский язык в начальных классах. Максат : 1. Сөйләм һәм язма фигыльләрне төрле заманнарда кулланырга өйрәтү. 2. Һәр баланың үсешен булдыру, белемнәрен үзбәяләүне камилләштерү. 3. Теманы өйрәнүгә кызыксыну уяту, бер-береңә ярдәм итү, дуслык , бердәмлек хисләре тәрбияләү. Материал: дәреслек З.И. Җамалетдинова «татар теле» 3 нче сыйныф. Җиһазлау: « Фигыль» моделе,компьютер Дәрес барышы. I . Мотивлаштыру- ориентлашу. 1. Өй эшен тикшерү. 209 нчы күнегү – шакмакларга фигыльләр табып яз. Иҗади эшләрен тикшерү. 2. Матур язу . фф фигыль II. Уку мәсьәләсен кую. ( Тактада бирелгән сүзләрне укыйлар. Төркемнәрдә эшлиләр) Укыды, укый, укыган, укыячак. - Бу сүзләр кайсы сүз төркеменә карый ? - Ни өчен ул сүзләрне фигыль дип уйлыйсыз? - Узган дәрестә өйрәнгәннәрне алдыгызга куелган модельләр III . Уку мәсьәләсен чишү. - Фигыльләрнең сораулары нинди ?- Төрле- төрле.- Димәк , без бүгенге дәрестә нишләрбез? - Ни өчен фигыльләргә төрле сораулар куеп булуын ачыкларбыз.Дәреснең 1 нче биреме 290 нчы күнегү булыр.Фирзия , әйдә биремен укып үт әле.- Хәзер шигырьне тыңлап үтик. Нинди заманнар турында сүз барганын әйтегез. - Хикәя фигыльнең өч заманда килүе турында биремнәрне үтәгәннән соң белербез. 2 нче бирем 291 нче күнегү- сүзләрне укы , өч төркемгә бүлеп яз.- Хикәя фигыльнең нинди заманнарда килүен искә төшереп алыйк.Кагыйдә уку.(Мөстәкыйль эшлиләр. Тикшерү,үзбәя.) - Кайчан күрде, егылган, төште , яктырган дип әйтәбез?- Кичә , эш беткәч , үткәч.- Нинди заманда килә? Сораулары нинди? Киңәшләшеп алыгыз.- Кайчан кайта , ята, сөйли, төзи дип әйтәбез?- Бүген , хәзер.- Бүген, хәзер эшләнгән эш кайсы заманда була? Сораулары нинди?- Кайчан җитәр, көтәчәк , язачак, укыр дип әйтәбез?- Иртәгә , киләчәктә. - Нинди заман ? Сораулары нинди?- Нәрсәгә карап кушымчалар үзгәрде? (башкару вакытына)- Димәк, фигыль нәрсә белән төрләнә икән?(вакыт белән) Вакыт белән ягъни заман белән төрләнә.(парларда , үз-үзегезгә кабатлагыз) 3нче бирем : 292 нче күнегү.- Фаил күнегүнең биремен укып кит әле. - Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльләрне үткән заманга куеп яз. (мөстәкыйль рәвештә дәфтәрләрдә эшлиләр)Тикшерү , үзбәя. 4 нче бирем-293 нче күнегү. - Хикәя була аламы? Ни өчен? Тәртипкә китерик әле. Җөмләләрдән хикәя төзеп языгыз. Төркемнәрдә киңәшләшеп алыгыз. ( мөстәкыйль эшлиләр, 1 укучы кычкырып укый.) 5 нче бирем-204 нче күнегү- Гөлшат күнегүнең биремен укысын әле- Кичә , бүген , иртәгә сүзләрен кулланып җөмләләр яз. 6 нчы бирем Бирелгән үрнәк буенча фигыльләрне билгеле киләчәк заман хикәя фигыль формасына куеп языгыз. Үрнәк: уйна — уйнаячак бие — борчы — елмай — киме — укы — төя — ю — ти — төй- 7 нче бирем Үткән замандагы хикәя фигыльләрне билгелә.а) укыр, укыды, язмас;ә) тырышкан, белде, килмәде;б) сөйли, йөгерәчәк, сөйләгән;в) укыды, белмәдең, киттек.8 нче биремБез анда тимераякта шуабыз. Хикәя фигыльнең затын, санын билгеләгез.а) I зат, күплек сан;ә) III зат берлек сан;б)  II зат күплек сан;в)  III зат күплек сан.9нчы бирем Иҗади диктант (мәкаль яртылаш әйтелә, тулыландырып язалар, дөрес вариант компьютерда)1. Аз сөйлә, ... күп эшлә.2. Бүгенге эшне... иртәгә калдырма.3. Һөнәрле үлмәс,... һөнәрсез көн күрмәс.4. Тел сөйли, ... кул эшли.5. Эш эшләми ... уңыш килми.6.Кеше холкын күзәт,... үзеңнекен төзәт. (Эш төре: бер-берсен тикшереп билге куела) 10 нчы бирем Җырладым фигыле нинди заманда? Хәзерге; Үткән; Киләчәк; Киләбез фигыле ничәнче затта? I затта II затта III затта Утырам фигыленең заманын билгелә. Үткән заман Хәзерге заман Киләчәк заман Елмайды фигыленең заманын билгелә. Үткән заман Хәзерге заман Киләчәк заман Юа фигыленең заманын билгелә. Үткән заман Хәзерге заман Киләчәк заман Кайтыр фигыленең заманын билгелә. Үткән заман Хәзерге заман Киләчәк заман IV. Модельләштерү. -Дәрестә алган белемнәрегезне гомумиләштереп , моделен төзегез.Нәрсә эшләдек, ничек эшләдек, тагын бер искә төшереп үтик әле.- Нәрсә ул фигыль?- Нинди фигыль төркемчәләре була?- Боерык фигыль турында нәрсә белдек?- Хикәя фигыль турында нәрсә белдек? V. Өй эше бирү. Дәрестә өйрәнгәннәрне гаиләгездә сөйләгез. 295 нче күнегү. иҗади эш.
Тип материала: Презентация Power Point (ppt)
Размер: 228.5 Kb
Количество скачиваний: 32
Просмотров: 199

Похожие материалы