Презентация «Хәзерге заман шартларында кызларга милли тәрбия бирүнең әһәмияте»

Предмет: Классному руководителю
Категория материала: Презентации
Автор:
  • Хатын-кыз җир йөзенә Аллаһы Тәгалә тарафыннан яратылган иң гүзәл, иң саф, иң якты зат. Кызларыбызны милләтебезнең асыл затлары итеп тәрбияләү бик әhәмиятле. Хатын-кызга иң зур җаваплы гамәл — бала тәрбияләү, гаилә җылысын саклау бурычы йөкләнгән. Ана теле сабыйкүңеленә җыр булыпкерә. Бишек тирбәткәндә дә, әкиятләр сөйләгәндә дә, үгет- нәсыйхәт биргәндә дә, анаүзенең  газизенә әйтәсе сүзләрен тугантелендә җиткерә. Бала  күңелен ак  кәгазь   битенә тиңлиләр. Кечкенә  чагыннанук  бу   кәгазь битенә  ни  язсаң,   киләчәктә шулбулыр, диләр.  Сабый күңеленә үз халкыңның әкиятләрен,  моңын,  рухи  байлыгын  салу  кирәк. Рухи байлык йоккан  бала  үз халкы  белән  горурланучы  милләтпәрвәр   булып   үсәчәгенә  шик  юк.  Ә   инде милли    җанлы    балалар   тәрбияләү   өчен   хатын-кызларыбыз   рухи    яктан тәрбияле,  халкыбызның күп гасырлык тарихы белән таныш, гаилә тормышына әзер булсын иде.

 

Тип материала: Презентация Power Point (ppt)
Размер: 3.33 Mb
Количество скачиваний: 7
Просмотров: 97

Похожие материалы