Презентация “Кечкенә дусларыбыз”

Предмет: Другое
Категория материала: Презентации
Автор:
Дәреснең темасы. “Кечкенә дусларыбыз” Дәреснең максаты: 1. “Дуслар” хикәясенә караган лексиканы һәм исемнең Т.к. төрләнешен ныгыту, өйрәнгән лексик – грамматик конструкцияләрне (Ул алмашлыгының килеш белән төрләнешен) сөйләмдә куллануны активлаштыру, камилләштерү. Кирәкле информацияне таба белү, геройның характер сыйфатларын билгели белергә өйрәтү, хикәядәге геройларга характеристика, бәя бирү, үз фикерләрен мисаллар аша дәлилли белүләрен, сәнгатьле уку һәм сөйләү күнекмәләрен үстерү. 2. Балаларның логик фикерләү сәләтләрен, сүзлек байлыгын , бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Фикер йөртү операцияләре төре буларак төре буларак чагыштыра, нәтиҗә ясый белергә өйрәтү. 3. Татар язучыларының шигырьләре белән таныштыруны дәвам итү, матур әдәбияткә кызыксыну, кечкенә дусларыбызны яратырга һәм хөрмәт итәргә өйрәтү, дуслык һәм мәхәббәт хисен тәрбияләү. Дәреснең тибы. ЛГКК. Дәреснең методы һәм алымнары. Укытучы сәйләме, текст белән эш, әңгәмә, күрсәтү һ.б. ТСО. Компьютер, мультимедиа проектор, экран, диск. Җиһазлау. Дәреслек, экранда этләрнең фоторәсемнәре, йомшак уенчык, эт костюмы, укучыларның рәсемнәре. Эш төрләре. Телдән сөйләү, монологик һәм диалогик сөйләм, тәрҗемә итү, рәсем буенча эш, текст өстендә эш, сорауларга җавап бирү, ситуатив күнегүләр һ.б. Эш режимы. Укытучы – сыйныф, укучы-укучы, укытучы – укучы. Дәрес барышында – “Дуслар” текстына караган лексика белән эш алып барылды. Грамматик конструкцияләр сөйләмдә кулланды. Дөрес сөйләү нормалары өстендә эш барды (авазларны дөрес әйтергә өйрәтү дөрес язуга өйрәтүгә нигез булып тора). Белем сыйфатын күтәрүдә дә әйтәлешне камилләштерү зур әһәмияткә ия. Шуңа күрә дәрес башында сәләтле укучылар “Яз” турында кечкенә күләмле шигырьләр сөйләмдә кулландылар, яттан сөйләделәр ( Оештыру моментында. Укучылар белән әңгәмә булды. Алар яз билгеләрен искә төшерделәр. 2 укучы – Яз турында шигырь сөйләде (Ш. Галиев “Яз”, Б. Рәхмәт “Яз”)). Кереш әңгәмә вакытында шулай ук алдагы темаларга караган лексика кабатланды. Укучылар иң матур 8 Март бәйрәме турында сөйләгәндә логик фикер сәләтләре һәм сүзлек байлыклары, бәйләнешле сөйләм телләре үсте. Алар нәтиҗә ясарга өйрәнделәр. Темага караган иң актив лексика кабатланды, ныгытылды. Катлаулы буенча биремнәр билгеле бер эзлелектә бирелде. Дәрестә укучыларның сөйләм телен үстерүгә юнәлтелде. Бу исә аларның сөйләү һәм сөйләшү, уку сөйләм күнекмәләрен үз өченә ала. Укучыларны чынбарлыктагы ситуацияләргә куеп карау кирәк. Шуңа күрә дәрестә ситуатив күнегүләр һәм “кунак” (бер кыз эт костюмында) кертелде. Татарча аралашырга өйрәтү өчен , укучыларның урамдагы көндәлек тормыштан чыгып үрнәк диалог тәкъдим ителде. “Кунак” аша темага караган сорау-җавап репликалары синтаксик калыплар үзләштерелде.
Тип материала: Презентация Power Point (ppt)
Размер: 2.48 Mb
Количество скачиваний: 14
Просмотров: 108

Похожие материалы