Презентация на тему: "Табышмак әйтәм тап"
Предмет: | Начальные классы |
---|---|
Категория материала: | Презентации |
Автор: |
Сабирова Нурия Тальгатовна
|
Табышмаклар кичәсе
Ә, беләсезме,”табышмак” сүзен борынгылар “табагач” дип йөрткәннәр.
Себер татарлары аны әле хәзер дә “тамырсак” дип йөртәләр.
Бу атамаларның нинди фигыль тамырыннан ясалуын күререгә мөмкин.
”Тап” фигыленнән ясалганнар!
Төрки халыклар табышмакны “йомак” дип тә атаганнар.
Табышмаклар,йомаклар ничек барлыкка килгән соң?
Алар борынгы яшерен телгә барып тоташалар.Әле хәзер дә алардан шул яшерен тел калдыкларын табарга була.Мәсәлән,еланны “камчы” дип атыйлар.
Бәрәннәр янында “куян” сүзен әйтергә ярамый, “озын колак” яки “бүки” дип әйтергә кирәк.
Аюны “олы ата” дип йөрткәннәр
.
Бүген без “Табышмаклар кичәсе”н уздырабыз.
(Шул чакта ишеккә шакылтап, укучылар янына “Табышмаклар” дип язылган сумкасын тотып, таякка таянып Тапкырҗан абзый килеп керә.)
Укучылар:
Рәхим ит, Тапкырҗан абзый,
Күптән көтәбез Сезне,
Табышмак таба белергә.
Өйрәтерсез дип безне.
1нче алып баручы.
Илләр гизеп,безнең янга
Тапкыр абзый килгән икән.
“Табышмаклар” сумкасында
Ниләр барын белсәң икән.
2нче алып баручы.
Кем зирәк, кем тапкыр икән- сынап карагыз әле.
Тапкырҗан:
Сумкада әйберләр
Гади түгелләр алар:
Кызык –кызык табышмаклар,
Төрле – төрле җаваплар.
1нче алып баручы.
Әйтсәгез иде табышмак,без җавабын эзли торыр идек, Тапкырҗан абзый.
Тапкырҗан:
1. Ул булса, көн була,
Ул булмаса, төн була (кояш)
2. Кар түгел – ак,
Боз түгел – каты,
Тоз түгел – эри.(шикәр)
3. Суда туды,җирдә үлде.(балык)
4. Җәен соры,кышын ак,
Аңа шулай яхшырак. (куян)
5. Кечкенә сары карт, кигән туның тугыз кат(суган).
6. Борынсыз чыпчык ,боз тишә(тамчы).
7. Җәен киенә,кышын чишенә(агач).
8. Сакалы бар,акылы юк(кәҗә).
9. Соска борын – бакылдык, күп сөйләшә – такылдык(үрдәк).
2 нче алып баручы.
Зирәк тә, оста да безнең Тапкырҗан абзый!
Укучылар:-Рәхмәт,Тапкырҗан абзый!Рәхмәт!
Аннары балалар кунакларга табышмак әйтеп,җавап әйттерәләр
1 нче алып баручы.
Менә безнең кичә шуның белән тәмамлана!
Тип материала: | Презентация Power Point (ppt) |
---|---|
Размер: | 3.54 Mb |
Количество скачиваний: | 48 |