Презентация по татарскому языку на тему "Зат алмашлыклары"
Предмет: | Иностранные языки |
---|---|
Категория материала: | Презентации |
Автор: |
Габдрафикова Алсу Ильдусовна
|
Дәрес сыйныфта 15 укучы булуын исәпкә алып, 5 әр укучыдан өч төркем оештырылды. Һәрбер төркемнең үз җитәкчесе бар. Җитәкчеләргә исә көчле, сәләтле балалар алынды. Алар үз төркемнәре белән идарә итәләр, белемнәрен бәялиләр, кирәк вакытта ярдәм кулы сузалар. Болай эшләгәндә, балаларның сәләтләре күбрәк ачыла, үзләрен иркен тоталар, шәхес итеп сизәләр, үзләрендә күбрәк гомумкешелек сыйфатларын тәрбиялиләр. Һәр өч төркемгә сәләтләрен, шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып биремнәр бирелде
Дәрес алты этаптан: оештыру, белемнәрне тигезләү, уку мәсьәләсен кую һәм адымлап чишү, ныгыту, рефлексиядән тора. Мәгълүматны үзләштерүне җиңеләйтү максатыннан дәрес презентация белән бергә алып барыла. Укучылар үзләренә билге куйганда, презентациягә карап, җавапларны чагыштырып карый һәм хаталарны төзәтә ала. Дәрестә укучылар белән индивидуаль эш һәм төркемнәрдә эшләү каралган. Алдагы дәреснең уку мәсьәләсен искә төшерү һәм кабатлау максатыннан индивидуаль карточкалар әзерләнгән. Яңа теманы үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү өчен тест биремнәре кулланылган.
Тип материала: | Презентация Power Point (pptx) |
---|---|
Размер: | 776.53 Kb |
Количество скачиваний: | 26 |