Презентация по татарской литературе на тему "Туган ягым - яшел бишек" (8 класс)

Предмет: Начальные классы
Категория материала: Презентации
Автор:

"Туган ягым -яшел бишек" әсәрен йомгаклагач уткәрелә. Укучылар бу дәрестә башка йолалар турында да мәгълүмат  алып киләләр. 

Кач ману.

   Бу көннең һәм изгеләндерелгән суның кодрәтенә ышанган кешеләр, нинди генә суыклар булуга карамастан, елгада коена. Анда коенучылар күп чирләреннән савыга, диләр. Чиркәүләрдә бу көнне су изгеләндерелә. Әлеге су ел буена бозылмый, көчен югалтмый. Галимнәрнең бүгенге көнгә кадәр бу могҗизаны аңлата алганнары юк. Күп чирләрдән дәвалану, өйне изгеләндерү, сабыйларны коендыру өчен, изге суны җыеп калырга тырышалар. Аның тамчысы да кодрәтле. Кач ману йоласы авылларда да узды.

5.  Май чабу (Масленица).

    Кышны озатып, язны каршылау һәр милләтнең үзенчәлекле бер бәйрәменә әверелде. Мисал өчен, керәшеннәр аны Май чабу дип атыйлар. Әлеге күркәм йола җиде көн буена бәйрәм ителә. Май чабуның төп атрибуты - түгәрәк коймак пешерә. Йола буенча, кояш символы атна буена һәр гаиләдә әзерләнә. Масленицаның  тагын бер  йоласы  бар – кышны гәүдәләндергән карачкы - курчакны  яндыру.

6. Бәрмәнчек.

   Бәрмәнчек – чыннан да, керәшен сүзе. Аның урысчага тәрҗемәсе – верба, ә татарча тал песие була инде. Бу атама христиан диненә бәйле. Карлар эреп, дөньялар яшәрә, яшелләнә башлагач, Олы Көнгә, ягъни Пасхага бер атна кала керәшеннәр зурлап Бәрмәнчек якшәмбесе (Вербное воскресенье) бәйрәмен уздыралар. Ә бәрмәнчек сүзе ул "бәргәләү"дән алынган. Песиле талларның ботакларын өйләренә алып кайтып, сулы савытка утыртсаң, шуның белән стеналарны бәргәләсәң, өеңә тынычлык килә, тәнеңә тидерсәң, сихәтләнәсең дигән ырым яши. Ул ботакларны терлек-туар исән-имин, бәрәкәтле булсын дип каралты-кураларга да кыстырып куялар. Кешеләр бер-берсенә матур теләкләр телиләр, җырлар җырлыйлар.

Тип материала: Презентация Power Point (pptx)
Размер: 2.33 Mb
Количество скачиваний: 30
Просмотров: 131

Похожие материалы