Презентация татарского национального праздника КАЗ ОМЭСЕ

Предмет: Классному руководителю
Категория материала: Презентации
Автор:

Каз өмәсе бәйрәме

 Күптән түгел гимназиядә халкыбызның милли бәйрәмнәренең берсе- Каз өмәсе бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм шаян сүз, җыр, уен- көлке белән үрелеп  барды. Бәйрәмдә 5 нче сыйныф укучылары үзләренең туган телгә, җырга-моңга булган осталыкларын күрсәттеләр.Татар якшәмбе мәктәбе укытучылары Ахметшина Фәйрүзә Шәех кызы һәм Самигуллина Флюзә Рәсим кызы җитәкләгән  фольклор түгәрәгенең нәтиҗәле эше дип тә әйтергә кирәк бу бәйрәмне.

   Бәйрәм сәхнәләштерелгән күренеш рәвешендә үтте: каз йолку, йолкыган казларны асып, чишмәгә юл тоту,  аулак өй күренеше һ. б.

    Әйе, элек- электән каз өмәсе авыл тормышының күренекле вакыйгасы булган. Аны бигрәк тә яшьләр көтеп алган. Чөнки күмәкләшеп эшләгәннән соң, бәйрәм аулак өйдә дәвам иткән. Яшьләр  кичен аулак өйгә җыелган.

 Безнең борынгы әби- бабаларыбыз казны бик яратып асраган. Беренчедән, аның мамыгыннан мендәрләр ясаганнар. Икенчедән, каз итеннән тәмле итеп аш-су пешергәннәр: каз бәлеше, тутырылган каз, коймак, каклаган каз дисеңме? Кызлар үзләренең осталыкларын , уңганлыкларын булганлыгын каз өмәсе бәйрәмендә күрсәткәннәр.

 

 Каз өмәсе бәйрәме гимназиябездә һәр уку елында күрсәтелә.  Татар халкының күркәм гореф- гадәтләрен, йолаларын киләчәк буыннарга да җиткерергә тиешбез дип уйлыйбыз.

Тип материала: Презентация Power Point (pptx)
Размер: 9.28 Mb
Количество скачиваний: 13
Просмотров: 168

Похожие материалы