Презентация урока по географии на тему " Родная земля" для учащихся 6,8 классов общеобразовательной школы

Предмет: География
Категория материала: Презентации
Автор:



Сарсаз – Баграж авылы Татарстан Республикасының Көнчыгыш Кама аръягы районында булган Зәй төбәгендә урнашкан . Зәй районы картасыннан эзләсәк без аны районының көнчыгыш өлешеннән таба алабыз . Авылдан ерак түгел Баграж елгасы ага . Авылыбыз уртасыннан агучы Сарсаз инеше бу елганың сул кушылдыгы булып тора. Авылылыбызның төньягында Урта Баграж , көньягында Югары Нәлем , көнчыгышында Югары Баграж , көнбатышында иске Зәй урнашкан . Зәй шәһәре һәм станциясенә Сарсаз – Баграждан 19 км .

 

 


Авылның истәлекле һәм изге урыннары.

 

   Авылдан ерак түгел Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгының бер өлеше булган, Баграж елгасының уң як ярында ,биеклеге 212м. булган Кашка тау урнашкан.

Көньяк бите текә , нарат урманы белән капланган . Тауның өске өлешендә агачлар үсми, шуңа күрә дә аны Кашка тау дип атаганнар . Кашка тау турында бүген бик күп легендалар бар .

 Халык бу тау итәгендә бәйрәмнәр үткәрә .

   Тикшерүчеләрнең хезмәтләрендә  күренгәнчә Кашка тау итәгендә 14 гасырның 90 нчы елларында салкыннар вакытында көнчыгышны басып алучы Тамерлан (Аксак Тимер) гаскәре урнашкан була .

Тау өстендә зур сарай төзелә . Яз җиткәч Аксак Тимер үзенең гаскәре белән юлынСаманркандка таба дәвам итә .

   1769 елда Кашка тауга капитан Н.П. Рычков җитәкчелендәге Санкт – Петербург фәннәр Академиясеннән экспедиия  оештырыла . Ул үзенең көндәлегенә Кашка тауга соклауны белдерә һәм ташлар буенча ага торган чиста сулы чыганаклар турында яза . Н.П.Рычковның язмаларында башка бер җирдә  очрамый торган хайваннарны дәвалауда кулланулган дару үләне турында да язмалар бар .Экспедииядә катнашучыларны Кашка тауның матурлыгы гына түгел , ә бакыр чыганаклары  кызыксындра .  
 Бакыр рудниклары алар килгәнче инде ташландык хәлдә булса .  Хәзерге вакытта Кашка тау ял итү урыны буларак кулланыла.

   Авылда тагын истәлекле изге келәү итә торган урыннар бар. Укучыларга түбәндәге сорау бирелә:- Авылда ничә чачауник бар?. Чачауникларны санап чыгарга.(Назар тыкрыгы. Оренбург очы. Кыргыз очы. Мальцевлар ишек алды. Ындыр алды.)

Авылның чал тарихы

 (1 нче укучы авылның оешу тарихы белән таныштыра )

  Үзенең зурлыгы , яшьләр – кызларның күплеге , бәйрәмнәрнең гөрләп торуы белән заманында дан тоткан әлеге керәшен авылы ничек барлыкка килгән .

 1552 елның Казан ханлыгы җимерелеп, патша хөкүмәте көчләп чукындыру сәясәте үткәрә башлый . Арча якларында бу бигрәк тә актив бара . Байрашхан исемле кеше, Арчадан озын буйлы , киң җилкәле , таза гәүдәле кешеләрне җыеп Зәй якларына килеп чыга . Бирегә беренче килеп төпләнүчеләр Биканов,  Абдулов , соңрак Усмановлар була (Абдул . Усман – татар исемнәре . Алар христиан динен кабул итсәләр дә исем – фамилияләрен үзгәртергә теләмәгәннәрдер дияргә нигез бар ) Беренче килечүләр башта бүгенге көндәге зират каршында, су буена утырган . Якыннан гына олы юл үтә . Узгынчылар тарафыннан бик еш таланулары аларны олы юлдан ераграк,  хәзерге авыл урынына күчеп утырырга мәҗбүр итә .( шуңада Сарсазның зираты авылдан шактый ерак )

 1912-1913 елларда авыл Яңа Баграж һәм Сарсар Тамак дип аталган . Ә инде  1917 елдан Сарсаз – Баграж дип йөртелә башлый .

   Сарсаз – Баграж сүзе нәрсәне аңлата соң ?

 “Сарсаз ” угор (венгер) һәм төрек сүзләре. Сар – пычрак  , Саз – сазлык

“Баграж ” сүзе удмурт сүзе бугра (бура) +аш (су чишмәсе ) ягъни “буралы чишмә”.

 

Тип материала: Презентация Power Point (ppt)
Размер: 19.3 Mb
Количество скачиваний: 1
Просмотров: 90

Похожие материалы