ПРОЕКТ Мәдинә Маликованың “Тылсым” романында тема, идеяләр дөньясы, психологизм бирелеше: традицияләр һәм яңачалык
Предмет: | Другое |
---|---|
Категория материала: | Другие методич. материалы |
Автор: |
Галимуллина Сильвия Минхайдаровна
|
Проект концепциясе
Хикәяче, романчы, драматург, публицист Мәдинә Маликова иң беренче басылып чыккан “Юлдашлар” (1967) исемле беренче җыентыгында ук тирән әхлакый мәсьәләләрне җитди итеп куярга омтылуы белән аерылып тора. Аның беренче хикәяләре үк моның ачык мисалы була. Язучының “Тылсым” (2006) романы интеллигенция тормышына багышлана. Аяз Гыйләҗев билгеләгәнчә, М. Маликованы “зыялы язучы” дияргә була. Аның каләме әсәр каһарманының рухи дөньясын бөтен тирәнлеге, каршылыклары белән яктырта. “Тылсым” романында да язучы кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең катлаулы нечкәлекләрен, нокталарын ачарга омтыла. М. Маликова әлеге әсәрендә яшәешнең төп мәгънәсе һәм максаты турында укучысы белән җитди әңгәмә алып бара. Мәхмүт Әхмәтҗанов бу хакта: “Әхлак тәрбияләүдә М. Маликова әсәрләренең роле әйтеп бетергесез зур. Моның сәбәбе шунда: әдәби әсәр берьюлы аңга да, хисләргә дә тәэсир итә. Бу исә тәрбиянең – инанулар формалаштыруның иң нәтиҗәле ысулы”,- дип яза[7; б.97]. “Тылсым” романы да нәкъ шушындый әсәрләрнең берсе. Зиннур Хөснияр да аның язучы каләменә хас үзенчәлекне билгели: “М. Маликова үзе тасвирлаган кешеләр җанының иң матур, гүзәл сыйфатларын тотып ала белә. Язучы реаль тормыш белән шигъриятне бергә куша, синтезлый. Шигърилек күп кенә әсәрләренең эчке тукымасына салынган” [7; б.98].
Тип материала: | Документ Microsoft Word (doc) |
---|---|
Размер: | 182 Kb |
Количество скачиваний: | 18 |