Проектная работа. Тема : «Сөембикә манарасы- Казан ханлыгының символы»
Предмет: | Классному руководителю |
---|---|
Категория материала: | Презентации |
Автор: |
Садикова Дамира Хабибулловна
|
Тема : «Сөембикә манарасы- Казан ханлыгының символы».
Максат:
1.Укучыларга Сөембикә һәм Сөембикә манарасы турында мәгълүмат бирү.
2.Мөстәкыйль иҗади эшли белү күнекмәсен формалаштыру, эш нәтиҗәсенә һәм эш процесына бәя, үзбәя бирә белүләрен камилләштерү.
3.Укучыларда тарихка карата хөрмәт тәрбияләү.
Кремльдәге иң мәһабәт бина – Сөембикә манарасы. Җиде катлы бу бина әллә кайлардан ук күренеп тора. Ислам дине өйрәтүе буенча, күк җиде каттан тора. Аның беренче, икенче, өченче катлары дүрт кырлы, бишенче, алтынчы, җиденче катлары исә сигез катлы. Манара очлаеп тәмамлана, югары өлеше калай белән ябылган. Аның биеклеге 58 метр. Ул нигезе тигез булмау сәбәпле, көнчышгышка авышкан. Соңгы елларда, авышуны туктату өчен, нигезне ныгыту эшләре алып барылды.
Сөембикә манарасын татар халкында Биек манара, Бөек манара, Хан мәчете дип тә йөрткәннәр, ә руслар “Азия архитектурасы манарасы”, “борынгы манара”, “татар манарасы” дип атыйлар . Бары 1832 нче елгы язмада гына ул беренче тапкыр Сөембикә манарасы буларак искә алына.
Сөембикә турында ишетмәгән, аның фаҗигале язмышы белән таныш булмаган кеше юктыр, мөгәен. Аның хакында романнар (Мөсәгыйт Хәбибуллин, Рабит Батулла), тарихы очерклар (Һади Атласи), җырлар, симфонияләр иҗат ителде. Шулай да аның үз язмышы, башыннан кичергәннәре теләсә кайсы әдәби әсәрләрдәгедән дә баерак, катлаулырак.
Тип материала: | Архив RAR (rar) |
---|---|
Размер: | 2.31 Mb |
Количество скачиваний: | 2 |