Программа внеурочной деятельности эстетического направления

Предмет: Начальные классы
Категория материала: Рабочие программы
Автор:

“Гүзәллек дөньясында” исемле сәнгати-эстетик юнәлештәге программа башлангыч урта белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандартына һәм Россия гражданнарын әхлакый шәхес итеп тәрбияләү Концепциясенә нигезләнә. Әлеге программа укучыларны социаль, мәдәни, иҗади үсешенә, дөньяви һәм туган як мәдәнияте белән танышуга этәргеч бирә.

“Гүзәллек дөньясында” программасының максаты: эстетик-эмоциональ эчке дөньясы формалашкан, иҗтимагый яшәеш шартларына яраклашкан әхлакый шәхес тәрбияләү, балаларның иҗатта, сәнгатьнең төрле өлкәләрендә үзләрен сынап карауга шартлар тудыру.

Бурычлар:

-                                башлангыч сыйныф укучыларының яңа социаль мөхиттә үз урыннарын таба алу;

-                                коммуникатив культура, аралашу һәм аңлашу күнекмәләрен формалаштыру;

-                                үз-үзеңне тоту, тәртип һәм эшчәнлек өлкәсендә ихтыяри һәм эмоциональ регуляция күнекмәләрен үстерү;

-                                сәхнә осталыгын үстерү;

-                                сәнгать әсәрләрен тыңлау, күрү, аңлау һәм анализлау күнекмәләренә өйрәтү;

-                                сәхнә осталыгы өлкәсенә караган терминнарны дөрес куллану, төшенчәләргә дөрес аңлатма бирүгә өйрәтү;

-                                әхлакый, тәрбияле шәхес тәрбияләү.

“Гүзәллек дөньясында” программасын тормышка ашыру вакыты:

“Гүзәллек дөньясында” программасы башлангыч белем бирү мәктәбенең       1 – 4 сыйныф укучыларына каралган. Катнашучыларның яше – 7-10 яшь. Атнага 1 сәгать исәбеннән төзелеп, курс 132 сәгатькә каралган.

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 76 Kb
Количество скачиваний: 18
Просмотров: 87

Похожие материалы