Рабочая программа "5 нче сыйныфта өстәмә рәвештә өйрәтү өчен"

Предмет: Иностранные языки
Категория материала: Рабочие программы
Автор:

2014 елның 1 мартыннан Татарстан Республикасы мәктәпләрендә укучыларга туган телләрен өйрәнү максатында өстәмә сәгать кертелде. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Туган телне өйрәнүгә өстәмә сәгать кертү турында»гы хатында укучыларның туган телләрен өстәмә рәвештә өйрәнү шартлары ачык регламентланган. Укучылар туган тел буларак бары бер генә телне сайлап алырга хокуклы. Сайлап алу гариза язып, ирекле рәвештә, башкарыла.

 

 

Татар теле һәм әдәбиятыннан өстәмә белем бирү курсы буенча төзелгән “Ничек дөрес язарга һәм сөйләшергә?”программасы укучыларның төрле өлкәләрдә сәләтләрен ачуны һәм үстерүне күздә тота. Программа нигезендә эшчәнлек дәресләрдән соң уздырыла. Анда балаларның татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынуларын үстерү, аңа мәхәббәт тәрбияләү бурычы куела. Курска татар халкы тарихын, аның бай мирасын өйрәнергә теләгән балалар йөри. Туган тел буларак сайланган татар теле өстәмә рәвештә, атнага 1 сәгать күләмендә, факультатив дәрес формасында өйрәнелә. Бу дәрестә билге куелмый.

Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 31.25 Kb
Количество скачиваний: 36
Просмотров: 121

Похожие материалы