Рабочая программа по татарскому языку по подготовке к ЕРТ в 9 классе

Предмет: Другое
Категория материала: Рабочие программы
Автор:

Татар теленнән өстәмә дәрес программасы укучыларны 9 нчы сыйныфны тәмамлаганда тапшырачак татар теленнән  бердәм республика тестына әзерләүгә багышланган. Программа татар телен укыту стандартларының максатлары нигезендә төзелгән, укучыларның орфография, лексика, сүз төзелеше, морфология , синтаксис, пунктуация буенча булган белемнәренең ничек үзләштерүләрен бәяләүне үз эченә ала.

     Тыңлап аңлау һәм хат язу текстны комплекслы анализлау эшен камилләштерүгә юнәлтелгән.

     Тестлар белән эш һәрбер теманы гомумиләштереп кабатлау өчен төзелгән. Кабатлау материаллары катлаулана бару  принцибына нигезләнгән.

     Программада бланкларны дөрес тутыруга карата да эш алып барыла.

     Программаның максаты:

     Укучыларны татар теленнән 9 нчы сыйныфта бердәм республика тестын уңышлы тапшыруга әзерләү.

     Программаның бурычлары:

1.     Текстны комплекслы анализлау күнекмәләрен булдыру.

2.     Тыңлап аңлау һәм хат язу күнекмәләрен камилләштерү.

3.     Татар теле буенча алган белемнәрне комплекслы файдалану күнекмәләрен формалаштыру (мәктәп программасы кысаларында).

     Формалары һәм вакыты

     Программа 35 сәгатькә каралган (17 сәгать – теория, 17 сәгать – гамәли укулар).

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 113.5 Kb
Количество скачиваний: 15
Просмотров: 96

Похожие материалы