“Рус телендә урта гомуми белем бирү оешмаларының 5 нче сыйныфына (татар төркеме) татар әдәбиятыннан ФДГББС таләпләренә туры китереп эшләнгән эш программасы

Предмет: Иностранные языки
Категория материала: Рабочие программы
Автор:

Эш программасы статусы.

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү оешмаларының татар сыйныфлары өчен татар әдәбиятыннан программа” (төзүче-авторлар: Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина), рус телендә урта гомуми белем бирү оешмаларының 5 нче сыйныф өчен дәреслеккә (төзүче-авторлар: Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина) нигезләнеп төзелде.

Эш программасы структурасы.

Татар әдәбиятыннан эш программасы түбәндәге өлешләрдән тора: укыту-тематик планлаштыру, аңлатма язуы, программа эчтәлеге, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр, календарь-тематик план, укыту-методик комплект.

 

Эш программасының эчтәлеге.

5нче сыйныфта әдәбият дәресләрендә  игътибар аерым әдипләрнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыруга юнәлтелә. Әсәрләр укучыларга рухи, милли һәм әхлак тәрбиясе бирүгә, аларны халкыбызга хезмәт итәрдәй шәхес буларак формалаштыруга ярдәм итәләр.

Әдәбият укытуның максатлары.

·        Укучыларны туган әдәбиятны һәм сәнгатьне үзләштерү аша тормышны танып белергә өйрәтү.

·        Укучының татар әдәби телен үзләштерүенә, текстны аңлап, сәнгатьле итеп, йөгерек укуына, дөрес яза белүенә, әдәби тел нормаларын саклап, төрле темаларга иркен сөйләшүенә ирешү

·        Балаларны гомумән татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр – музыкасы, театры, сынлы сәнгате белән таныштыру, күренекле язучылар һәм аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү.

Укучыларда Ватанга, халыкка мәхәббәт һәм югары әхлакый сыйфатлар тәрбияләү; иҗади фикерләү сәләтен үстерү.

 

Укыту планында 5 нче сыйныфта әдәбият укытуга атнага 2 сәгать вакыт бирелә. 

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 181 Kb
Количество скачиваний: 10
Просмотров: 94

Похожие материалы