Рушания Низамованың “Нәҗип - Дума егете” поэмасына күзәтү
Предмет:
Обществознание
Категория материала:
Другие методич. материалы
Автор:
Даутова Гульсира Газинуровна
Здесь была ссылка на работу Рушания Низамованың “Нәҗип - Дума егете” поэмасына күзәтү автора Даутова Гульсира Газинуровна.
Ссылка на нее удалена по требованию посредника Инфоурок.
Если вы являетесь автором этой работы и хотите подтвердить её публикацию на этом сайте,
.
Аксубай ! Аның турында берсеннән-берсе гүзәл җырлар чыккан, мавыктыргыч риваятьләр сөйләнгән. Аның матур табигатенә , ап-ак каеннарына, бормаланып-бормаланып аккан Сөлчәсенә кемнәр генә сокланмаган да таң калмаган. Бу гүзәллекне шагыйрьләр шигъри юлларга салган , композиторлар моңлы көйләргә күмгән , рәссамнар әкияттәгедәй матур картиналар иҗат иткән. Монда кем генә килсә дә , сихри матурлыкны күреп таң кала , юллары кабат монда китерә. Аксубайның бәрәкәтле җир икәнен белмәгән кеше юктыр. Ә изге җир бик күп талантлар үстерергә сәләтле. Туган ягыбыз мул уңышлы иген басулары, киң күңелле кешеләре белән генә дан тотмый, аның абруен рухи байлык өләшүчеләр - шушы җирдә туып үскән күренекле шәхесләр күтәрә. Алар арасында кемнәр генә юк! Районыбыздан чыккан күренекле шәхесләр арасында – Н.Думави, Х.Туфан, Н.Гыйматдинова, Р.Низамова, И. Зәйниев Һ.б.. Эшнең актуальлеге: Рушания Низамова безнең якташыбыз, без аның иҗатын күзәтеп барырга тиешбез. Фәнни-тикшеренү эшемнең максаты – якташыбыз Рушания Низамованың иҗатын өйрәнү,“ Нәҗип - Дума егете ” поэмасына күзәтү ясау. Максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар билгеләнде: 1) Рушания Низамова турында материал туплау . 2) Аның иҗаты белән танышу. 3) Әсәрләрендә күтәрелгән темаларны өйрәнү. Төп эшебездә өйрәнү объекты – Рушания Низамованың тормыш юлы, иҗади эшчәнлеге. Предметы - әдәбият фәне. Фәнни эшемдә: өлешчә эзләнү, тикшеренү, чагыштыру, анализ кебек метод- алымнарын файдаландым. Эзләнү базасы: китаплар, интернет. Фәнни эшем кереш, төп өлеш һәм йомгаклаудан тора. Ахырдан кулланылган әдәбият исемлеге бирелде.