Сценарий к празднику "Язны ничек уяттык"

Предмет: Другое
Категория материала: Другие методич. материалы
Автор:

Балалар – тормыш гөлебез. Чәчәкләр өстәмә туклануга мохтаҗ булган кебек, балага да яхшы тәрбия кирәк. Без, тәрбиячеләр - бакчачылар. Ә бит бакчачы чәчәкләрен төрле ашламалар белән тукландыра, ә без - зирәк , яхшы кешеләр тәрбияләү өчен балаларның аңына, күңеленә кешелеклелек сыйфатларын салабыз. Минемчә халкыбыз авыз иҗатын кулланмыйча чын Кеше тәрбияләү мөмкин түгел. Без – халкыбызның милли йолаларын, гореф-гадәтләрен сакларга тиешбез. Минем методик темам да “Халкыбыз авыз иҗаты аша балаларда әдәп-әхлак сыйфатлары тәрбияләү” –дип атала. Халкыбыз уеннарын, җырларын, әкиятләрен,такмак-такмазаларын өйрәнеп үскән бала тәрбиясез булып үсә алмый. Без дә балалар белән төрле кичәләр үткәрәбез, әкиятләр сәхнәләштерәбез, уеннар уйныйбыз. Мин аларны матурлыкны күрә белергә, сакларга, ярдәм итәргә өйрәтәм. Балаларыбыз күңеленә нәни чакта салынган миһербанлык, изгелек орлыклары киләчәктә шытып чыгып, сабыйларның үзләренә, аларның якыннарына гел изгелек булып кайтсын иде. “Минем һәр балам” тормышта үз урынын табар дип өметләнәм.Ә инде берәрсе “балалар бакчасы тәрбиячесе” һөнәрен сайласа мин бик шат булыр идем.

Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 19.49 Kb
Количество скачиваний: 6
Просмотров: 97

Похожие материалы