Сочинение на тему:"Мин президент булсаммы..."
Предмет: | География |
---|---|
Категория материала: | Другие методич. материалы |
Автор: |
Каюмова Ляля Гайсиевна
|
Президент булуның берние юк аның. Сайланасың да куясың. Шуннан соң сине бәлки бөтен кеше ярата башлар. Яратып өлгермәгәннәрен исә мин Президент булгач та яраттыра белер идем әле.
Нишләп әле гел ир-атлар гына дәүләт белән идарә итәргә тиеш, ди? Ә хатын-кызлар булдыра алмаслармы әллә? Хатын-кыз эшләмәгән эш юк бу дөньяда! Менә минем бердәнбер хатын-кыз Президент буласым килә!
Мин Президент булсам, кибеткә барыр идем. Үзем генә түгел, билгеле. Ә тагын бер-ике дистә түрәне һәм журналистларны да ияртеп. Кибет ишегеннән кергәч, андагы халык: "Аһ, Президент без, кешеләр, йөргән кибеткә килде!" – дип шаккатып авызларын ачып калыр иде. Мин исә аларга ягымлы, назлы елмаеп, баш кагып, кул болгап, тиз-тиз атлап узар идем. Товар киштәсе янына килгәндә, анда инде телеоператор абына-сөртенә йөгереп килеп баскан була да минем бәяләрне ничек итеп тикшерүемне камерага төшереп тора.
Тип материала: | Документ Microsoft Word (docx) |
---|---|
Размер: | 15.93 Kb |
Количество скачиваний: | 33 |