“Соңгы кыңгырау” бәйрәме.
Предмет:
|
Классному руководителю
|
Категория материала:
|
Другие методич. материалы
|
Автор:
|
Гаврилова Гульфия Фаритовна
|
Здесь была ссылка на работу “Соңгы кыңгырау” бәйрәме. автора Гаврилова Гульфия Фаритовна.
Ссылка на нее удалена по требованию посредника Инфоурок.
Если вы являетесь автором этой работы и хотите подтвердить её публикацию на этом сайте,
.
Музыка уйный. Алып баручы: Хәерле көн! Хөрмәтле кунаклар, ата – аналар, укытучылар һәм укучылар! Бүген сезнең өчен дә, безнең өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле, күңелле һәм шул ук вакытта моңсу да бәйрәмнәрнең берсе. Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак. Соңгы кыңгырау ул, урта мәктәпне тәмамлап, зур тормышка, олы дөньяга юлланган укучыларны алдыгы көннәрнең гаҗәп матур да, тынгысыз да, соклангыч һәм авыр да булачагын искәртеп тора кебек. Бу чын аларның кадерле укытучылары белән хушлашу авазы да. Әйдәгез чыгарылыш сыйныф укучыларын алкышлар белән каршы алыйк. (Музыка). Баш очыннан ак болытлар ага. Ак болытлар – сезнең балачак. Балачакка кире кайтып булмый Алар шулай ап-ак калачак. Хөрмәтле 11 нче сыйныфлар! Сез мәктәптә 11 ел уку дәверендә меңнәрчә тапкыр кыңгырау авазы ишеттегез. Ә бүген яңгырый торганы берсенә дә охшамаячак. Аның бүгенге тавышы моңлы да, ямансу да, шатлыклы да. Чөнки сезнең тәүге тапкыр зур тормышка аяк басуыгызны хәбәр итә ул. Әмма кайда гына булсагыз да, туган җирне, туган йортны, туган мәктәпне онытмагыз. Күңелегезгә кереп калачак бу минутлар шуны исегезгә төшереп торсын. -Ә хәзер тәбрикләү өчен сүзне мәктәп директорына бирәбез (грамота, олимпиада танклыклары, рәхмәт хатлары, укыт. диплом, чәчәк). -Сөләй муниципаль җирле үзидарә советы рәисенә бирәбез. -Тәбрикләргә теләкләре булган иптәшләр рәхим итегез. Алып баручы: Гомер дигәнең бик тиз уза да китә икән. Юкка гына “ Узган гомер кире кайтмый, сулар үргә акса да” дип җырламыйлар шул. Ни арада 11 ел узып та киткән. Югыйсә, туган авыл урамнарында , яңгыр суларын чәпелдәтеп, аяк – куллар “чебиләнеп”, балчык – комнан машина гаражлары, өйләр ясап уйнаган вакытлар әле генә кебек иде бит. Кай арада шау – шулы уеннары белән яланаяклы балачак үтеп тә киткән. Озын озак балачак диләр бит, югыйсә, ялгыштылар микәнни!? 1 нче укучы. Шул кызчыктай уйнап, болыннардан Ромашкалар җыйдым бер кочак. Яланаяк басып яр читенә Кулын болгый миңа сабыйчак. Чәчәкләргә карап уйга калдым Нигә алар болай моңсулар Шаян чишмәдән дә сорап куйдым: -Кая ага икән бу сулар? Балачагым, җәйге йомшак җилдәй, Битләремне назлап сөясең. Шаян гына хушлашасың үзең -Дәү булдым ич, китәм-, дисең Йөгерек дулкыннардай ашыгасың Тукталмыйсың хәтта беразга, Ашыкмачы, зинһар, сабый чагым, Калчы әле тагын бер язга. 2 нче укучы. Мәктәбемә илтер юллар буйлап Бала булып килә узасым Еллар үткәч килә -Исәнме! – дип Балачакка кулым сузасым. Яланаяк йөгереп үтәргә Бар дөняны онытып сабый булып, Күбәләкләр куып китәргә Балачакта зурлар дөньясына Cайлар өчен юллар җитәрлек Тик еракта калган сабый чакка Тапмыйм юллар килеп китәрлек Әкиятләрдән эзләп карасам, Алар бармас микән үткәнемә Йомгакларым сүтеп карасам 3 нче укучы: Укулар инде артта калды, Җыелыштык соңгы бәйрәмгә. Һәркем тоя үзен әзер итеп Таулар, диңгезләрне кичәргә. Онытмамын, укытучым, “Бәхетле бул” – диеп әйткәнең. Яшь аралаш кабатлыймын: “Хуш мәктәбем, хуш мәктәбем!” 4 нче укучы: Бәйрәм бүген барлык мәктәпләрдә, Хис ташкыны дулый күкрәктә. Укытучының моңсу карашлары Озату сүзен яза йөрәккә. Уй – хыялларыбыз канатлы, Кулыбызда чәчәк бәйләме. Еларгамы, көләргәме бүген, Күңелләрнең иләс бер мәле?! Җыр 5 нче укучы: Әти -әтием белән җитәкләшеп беренче мәртәбә мәктәпкә килдем. Нинди бәхетле, шатлыклы, әйтеп бетергесез куанычлы көн иде бу. Мәктәп бусагасын атлаганда, шатлык куаныч хисләре белән беррәттән , күңелне ниндидер дулкынлану, курку хисләре дә биләп алган иде. Беренче укытучының назлы тавышын ишеткәч, ягымлы йөзен күргәч, курку хисләрем юкка чыкты. Тизрәк бу мавыктыргыч яңа мәктәп дөньясына кереп чумасым килә башлады.. Шушы бер күрүдә үк үз иткән, якын иткән һәм чын күңелдән яраткан кешебез - иң беренче укытучыбыз. Ул укытырга авырсынмады, сабый күңелебезгә ачкыч таба белде, һәрвакыт ягымлы, киң күңелле, гадел һәм сабыр булды. Ул безнең белән бергә шатланды да, көенде дә, безнең язмыш өчен яшәде, намуслы кешеләргә карата шәфкатьле , мәрхәмәтле булырга өйрәтте. Рәхмәт сезгә беренче укытучыларыбыз. (Чәчәк бирәләр) Алып баручы: Ә хәзер сүзне тәбрикләү өчен апаларына бирәбез. 6 нчы укучы Безнең тормышыбыз, тәртибебез, укуыбыз өчен янып – көеп йөрүче һәр адымыбызны күзәтеп, ялгышлардан саклаучы икенче әниебез булган –класс җитәкчеләребез Гөлназ апа һәм Рамил абый. Мәктәп елларында сез безнең яныбызда көн дә булдыгыз. Кирәк чакта терәк, кирәк чакта язгы җилдәй йомшак, ә кирәк икән кышкы салкыннардай кырыс та була белдегез. Сез безгә җил-яңгыр тидермичә, безне үз балагыздай якын күреп ярдәм кулыгызны суздыгыз. Сез безнең киңәшчебез, ә кайвакыт сердәшчебез дә булдыгыз. Без һәрвакыт сезнең акыллы киңәшләрегезне, үгет – нәсихәтләрегезне исебездән чыгармабыз . Рәхмәт сезгә барысы өчен дә. Укытучым менә каршыңдамын Мең – мең тапкыр сиңа бурычлы Олы тормыш юлларыңда миңа Һәрчак акыл булышчы. Бер тутырып күзгә карау белән Уебызны аңлый алдыгыз Шуңа күрә безнең күңелләрдә Онытылмаслык булып калдыгыз Рәхмәт сезгә, рәхмәт чын күңелдән Безне балагыздай күргән өчен Безнең хисләр белән янып яшәп Күңелләргә биргән өчен
Тип материала:
|
Документ Microsoft Word (doc)
|
Размер:
|
59.5 Kb
|
Количество скачиваний:
|
48
|
Просмотров: 218
Похожие материалы