Студентлар белән очрашу кичәсе

Предмет: Классному руководителю
Категория материала: Конспекты
Автор:

Кичәнең максаты.

·      Укучыларга  уку йорты сайлауда ярдәм итү, һөнәри юнәлеш бирү.

·      Аралашу культурасы тәрбияләү.

·      Мәктәбебезне тәмамлаган укучылар белән элемтәләрне ныгыту.

1.    Җыр яңгырый”Без татар яшьләре”

 

1755 елның 25 январь көнне императрица Елизавета Петровна "Мәскәүдә Университет һәм ике гимназия ачу Указына” кул куйган. Шуннан соң 25 январь официаль университет һәм студент көне дип санала. Хәзерге вакытта да Россия студентлары, концертлар куеп, төрле конкурслар ясап, үз бәйрәмнәрен гөрләтеп үткәрәләр. Чөнки студент тормышы –иң күңелле чак, дип әйтергә мөмкин. Һәрбер кешегә бу вакытлар төрле яклары белән истә кала.
          Кеше гомерендә кызыклы, күңелле, беркайчан да онытылмаслык  вакыйгалар, чаралар бик күп була. Ә иң истә калганнары студент тормышы белән бәйледер, миңа калса.
Яшь, чибәр, уңган-булган, бер урында тик тора белмәгән, юмор хисенә бай, юк-бардан кызык ясый белә торган, иртән беренче дәресләргә йоклап калган вакытлары булган, «автомат» сүзен яратучы, «әни ашлары»н сагынучы, декабрь һәм июнь айларын «зарыгып» көтүче һәм башка бик күп сыйфатларга бай булган кем дисезме? Әйе, әйе, студент, сез бер дә ялгышмыйсыз! Сүзем сезнең турында.

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 64 Kb
Количество скачиваний: 183
Просмотров: 405

Похожие материалы