Сыйфат фигыльнең юклык формасы

Предмет: Классному руководителю
Категория материала: Конспекты
Автор:
 Тема: Сыйфат фигыль кабатлау. Сыйфат фигыльнең  юклык формасы.   Дәреснең тибы: ГКФ   Максат:1.Сыйфат фигылҗнең юклык формасы белән таныштыру.                2. Сыйфат фигыльне тексттан аерып ала белү һәм үз сөйләмнәрендә                     дөрес куллана белү күнекмәләрен үстерү. Сыйфат фигыльнең                     сыйфат һәм фигыль белән  уртак якларын таба белергә өйрәтү              3. Татар телен һәм халкыбызның рухи мирасын өйрәнүгә                             кызыксынучанлык хисен тәрбияләү.       Җиһазлау: 1.Дәреслек. 2.Тест биремнәре язылган карточкалар. 3.Слайдлар. 4.Техник чаралар.     Дәрес барышы 1.Оештыру өлеше. 1.Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру. Хәерле көн теләү. Кунаклар белән исәнләшү. Укучы: (Укучылар басып исәнләшәләр!) Исәнмесез, укытучы апа, хәерле көн сезгә! Укытучы: Укучылар бүген дәрестә кемнәр юк? Укучы: Дәрестә барысы да бар! Укытучы:Урамда һава торышы нинди? Укучы: Урамда көн бик матур, аяз. Укытучы: Бүген атнаның ничәнче көне? Бүген атнаның беренче көне, дүшәмбе! Укытучы: Бик яхшы.    2..Фонетик күнегү.   Ә авазы. Рәсемнәр.   Бу аваз белән иҗекләр,сүзләр әйттерү.   Укытучы: Чә - чә -чә . Балалар: Чәчәк.                     Тә - тә - тә.                  Тәрәзә                     Пә - пә -пә.                  Пәрдә..                     Рә - рә -рә.                   Рәсем.                     Ә - ә - ә.                       Әтәч.                     Чә - чә - чә.                 Чәйнек.   (Фигыльләр бирелә ,сүзтезмәләр ясарга) 2.Актуальләштерү. 1.Өй эше тикшерелә.(Сыйфат фигыльләр белән җөмләләр язып килергә.) 2. Укытучы: Укучылар, сез сыйфат фигыльләр  турында ниләр беләсез? Әйдәгез, шуны тикшереп карыйк әле. МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР  (Frayer  Model) Укучылар, сезнең алда альбом битләре ята, башта аны икегә, аннан тагын икегә бүләбез. Шул бүленгән кисәкнең бер почмагын әз генә бөклибез һәм альбом битен вертикаль рәвештә ачып каршыбызга куябыз. Әлеге биттәге бөкләнгән урыннарны карандашлар белән кабатлап чыгабыз һәм уртага сыйфат фигыль  дип язабыз. Беренче баганага исемнең билгеләмәсен, икенче баганага характеристика, өченче баганага мисаллар, дүртенче баганага капма-каршы мисалларны язабыз. Һәр кәгазь битен мөстәкыйль рәвештә тутырабыз. Cезгә барлыгы дүрт минут вакыт бирелә.(таймер куела) Слайд 5.                                
Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 53 Kb
Количество скачиваний: 8
Просмотров: 146

Похожие материалы