Сүзтезмә темасы буенча тест, 7 сыйныф

Предмет: Другое
Категория материала: Презентации
Автор:

Үзара ияртүле бәйләнешкә кергән ике яки берничә мөстәкыйль сүздән торган төзелмә сүзтезмә дип атала.

        Ияртүле бәйләнештә торган сүзләрнең берсе – ияртүче, икенчесе иярүче сүз дип йөртелә. Ияртүчедән чыгып, иярүче кисәккә сорау куела.

        Сүзтезмә аерым бер төшенчәгә конкретлык, төгәллек бирә, шуңа күрә иярүче һәм ияртүче сүзләр арасында ачыклаулы (төгәлләүле) мөнәсәбәт урнаша. [л1] Ачыклаулы [л2] мөнәсәбәт булганда, иярүче сүз ияртүче сүз белдергән предмет яки эш-хәл мәгънәсенә төгәллек кертә.[л3] 

        Ачыклаулы мөнәсәбәтне килеш кушымчалары, шарт фигыль, хәл фигыль,  сыйфат фигыль, инфинитив, исем фигыль формалары, бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр, янәшә килү, сүз тәртибе, сүзләрне кабатлау, фраза басымы һ. б. чаралар белдереп киләләр.

        Кайсы сүзнең ияртүче булуына карап, сүзтезмәләр 6 төркемчәгә бүленә : исем сүзтезмәләр, фигыль сүзтезмәләр, сыйфат сүзтезмәләр, сан сүзтезмәләр, рәвеш сүзтезмәләр, алмашлык сүзтезмәләр.

 [л1]ыклаулы

 [л2]

 [л3]

Тип материала: Презентация Power Point (pptx)
Размер: 347.01 Kb
Количество скачиваний: 55
Просмотров: 258

Похожие материалы