Татар халык авыз иҗаты үрнәкләре һәм аларны өйрәнү максатлары һәм бурычлары.

Предмет: Другое
Категория материала: Другие методич. материалы
Автор:

    Башка милләт укучыларына татар телен укытуның төп максатларыннан

берсе-укучыларны халык авыз иҗаты үрнәкләре белән таныштыру һәм татар

халкының бай тарихына, традицияләренә, милли сәнгатенә, мәдәниятенә

ихтирам хисе тәрбияләү. Шушы максатка ирешү юлында башка милләт

балаларына татар телен укытуның мөһим бурычларының берсе түбәндәгечә

билгеләнә: халык авыз иҗаты үрнәкләрен гамәли үзләштерүгә ирешү, ягъни

татар мәкальләрен, табышмак, санамыш, сынамышларын аңлап һәм

сәнгатьле итеп укырга, аларны кулланып төрле  темаларга сөйләшергә

өйрәтү һәм алар аша татар халкының гореф-гадәтләре турында күпкырлы мәгълүмат бирү.

   Программада әйтелгәнчә, тел материалы балаларның аралашу сфераларын

исәпкә алып сайлана. Мәсәлән, 1 нче сыйныфта ук укучылар

өй һәм уку хезмәте, гаилә һәм дуслары, уеннар, хайваннар турында сөйләшергә, әкиятләр тыңларга яраталар.

  Димәк, дәреслеккә сайланган тел материалы күрсәтелгән сфераларда

балаларның татарча сөйләшеп аралаша алу мөмкинлекләрен булдырырга тиеш, ягъни һәр дәрескә алынган лексик-грамматик материал аралашу аша үзләштерелә һәм сөйләмдә кулланыла. Коммуникатив  метод нигезендә төзелгән дәреслекләрнең төп үзенчәлеге дә нәкъ менә шуннан гыйбарәт. Шуларны искә алып, чыгарылыш квалификация эшебезнең төп максаты итеп рус телле укучыларга татар  халык авызы иҗаты үрнәкләренөйрәтү алымнарын ачыклауны билгеләдек. Бу максатка ирешү өчен, фәнни –методик хезмәтләрөйрәнелде , мәктәп дәреслекләре анализланды һәм алардагы күнегүләр тупланды, укучыларның белем һәм сөйләм күнекмәләрен тикшерү алымнары тәкъдим ителде.[1]

   Чыгарылыш квалификация эшенең методологик нигезен С. Вәгыйзов, Ф.С.Сафиуллина, А.Ш.Әсәдуллин, Н.Исәнбәт,Ф.Ф.Харисов, Х.Ш.Мәхмүт, Х.Ярми  хезмәтләре тәшкил итә.

  Диплом  эше керештән, өч бүлектән, йомгак һәм әдәбият исемлегеннән тора.

Кереш өлештә эшнең актуальлеге төп максатлары һәм бурычлары яктыртылган. Беренче бүлектә мәктәп программасы нигезендә халык авыз иҗаты үрнәкләрен өйрәнү бурычлары һәм максатлары ачыклана, укучыларның материалны кабул итү мөмкинлекләре киң һәм ачык итеп як- тыртыла.  Икенче бүлектә башлангыч белем бирү мәктәбендә мәкальләрне, сынамышларны, табышмакларны, санамышларны үзләштерү күнегүләре бирелә. Өченче бүлектә халык авыз иҗаты үрнәкләрен гамәли үзләштерүне тикшерү алымнары тәгъдим ителә, фонетик, лексик һәм грамматик биремнәр тикшерелә, сөйләм күнегүләре, тестлар бирелә. Йомгакта төп нәтиҗәләр чыгарыла, үткәрелгән тикшеренүнең  уңай яклары ассызыклана.

 

 

 

 

 

 

 

 

Беренче бүлек. Татар халык авыз иҗаты үрнәкләрен өйрәнү максаты һәм бурычлары.

Гомуми башлангыч белем мәктәбендә татар теле дәресләрендә мәкальләр, санамышлар, табышмаклар өйрәнү укучыларның уку һәм сөйләм күнекмәләрен үстерүгә юнәлтелә. Татар телен чит тел буларак өйрәткәндә, халык авыз иҗаты үрнәкләреннән файдалану укучыны белем алуга, укуга дәртләндерә, анда  кызыксыну уята. Дәресләрдә шулай ук проблемалы ситуацияләрдән файдалану да мөһим. Аларны куллануның кайбер алымнарын санап китик:тел һәм сөйләм материалын төрле күзаллаулардан чыгып аңлату; монолог яки диалог төзегәндә, ситуацияне конкретлаштыру: дөресләү, нигезләү максатыннан чыгып, сораулар кую; гамәли характердагы проблемалы биремнәрне үтәү, тел күренешләрен чагыштыру, һәм гомумиләштерү.

   Татар телен чит тел буларак өйрәтүдә кулланыла торган  инновацион технологияләр арасында проектлар методы аерым урын алып тора. Бу метод нигезендә эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау-фикерләү эшчәнлегенә тартылалар. Проектның нигезен проблемалы ситуация булдыру тәшкил итә. Аны чишү өчен, телне лингвистик күренеш буларак үзләштерү генә җитми, ә өйрәнелә торган предмет укучылардан җитди коммуникатив күнекмәләр һәм осталык таләп итә.

Татар телен чит тел буларак өйрәткәндә, түбәндәге проектларны кулланып була:

-                     мәгълүмати (темага караган мәкальләрне җыю, аларны катнашучыларга тәкъдим итү, алар турында фикер алышу); [2]

-        рольле (проект эчтәлегеннән чыгып, укучылар рольләр алалар, бу аларга нәрсәдер әйтергә яки нәрсә турында булса да сорарга этәргеч бирә);

-         иҗади (кичә яки бәйрәм үткәрү өчен сценарий төзү, мәктәп яки күп тиражлы газета өчен мәкаләләр язу);

    Мәктәп шартларында бу метод белән эшләү коммуникатив күнекмәләрне барлыкка китерә, татар теленә формаль якын килүне бетерә; предметара бәйләнешләрне тормышка ашырып, балаларның белемнәрен интеграцияли, танып белү эшчәнлеген арттыра, ижади  күнекмәләрен үстерә.

 Бу методика шәхескә юнәлтелгән, чөнки укытучы гадәти аралашуга якыная төшә, бу очракта татар теленә өйрәтү яңа технологияләр таләпләренә җавап бирә; балаларның акыл эшчәнлеге төрле яклап үсеш ала, чөнки проект методикасы мөстәкыйльлекне, инициативлыкны һәм өйрәнелә торган предмет белән кызыксынуны тагын да арттыра. [3][4]

     Мәкаль-әйтемнәрнең яшь буынны, гомумән, халыкны, әх­лакый тәрбияләүдә роле аеруча зур. Гадәттә, мәкальләрне аерым төркемнәргә бүлгәндә, хезмәт һәм ял, өй-йорт, каралты-кура, аеруча кешенең рухи сыйфатларына, холык-фигыленә, әдәп-әхлакка һ.б. караганнары аерым төркем итеп бирелә. Бу төр мәкальләр жанр составында шактый зур урын алып тора. X. Мәхмүтов, аларны кечерәк бүлекчәләргә бүлеп, һәркайсына аерым -кешенең әхлакый сыйфатларына караган исемнәр биреп бара.  Әлеге мәкальләрнең беренче бүлекчәсе «Чын кеше булу, әдәп, оят, намус, дәрәҗә, җан, йөрәк, күңел, дәрт-дәрман, батырлык-куркаклык» дип атала. Бу бүлекчәгә 342 мәкаль урнаштырылган.   Аерым мисалларга тукталыйк: «Ат җитмәс җиргә дан җитәр»; «Батырлык кыяфәттә түгел, йөрәктә»; «Тәвәккәл таш йотар» һ.б.

    Әхлак мәсьәләләренә караган мәкальләрнең икенче бүлек­чәсе «Акыл, аң, акыллылык һәм акылсызлык» дип атала һәм анда әнә шул исемгә тәңгәл мәкальләр китерелә: «Аз булса да, үз акылың булсын»; «Акылсызга әйткән сүз - агып киткән су кебек, акыллыга әйткән сүз — кулга кунган кош кебек».

Шул ук бүлектә «Юмарт -саран, канәгать - комсыз, җи­тез-акрын, тискәре, ваемсыз, астыртын, ялагай һ.б.» дип аталган бүлекчә дә бар: «Ашыксаң — соңга каласың», «Иркә кайда — җүләр шунда».

    Бу төр мәкальләр арасында тагын тыйнак, мактанчык, яхшы һәм яман, рәхимле, юаш, усал кешеләр турындагыларын да күрсәтеп булыр иде. Әмма китерелгән мисаллардан җитди бер нәтиҗә ясап, шуны әйтергә мөмкин: әхлакый, рухи тәрбия чарасы буларак, мәкальләр җәмгыять тормы­шында элек-электән гаять зур роль уйнап килгәннәр. Бу вазифаларын алар бүген дә югалтмаган.

    Әйләнә- тирәне саклауда, аңа сакчыл караш тәрбияләүдә әби-бабайларның тәҗрибәсен, үгет- нәсихәтен, тәрбия алымнарын, буыннан-буынга күчеп килгән мирасны файдалану, аларның дөреслеген фәнни нигезләү кебек алымнар куллану укыту һәм тәрбиядә уңай нәтиҗә бирә, өлкән буын кешеләренә хөрмәт, ихтирам хисе уята. Халкыбызда элек-электән туган җир, туган туфрак, газиз ана төшенчәләре янәшә куелган, җиргә, аның байлыкларына сак караш тәрбияләнгән. Бу халык әйтемнәрендә, мәкальләрендә , табышмаклар, сынамышларда да киң чагыла.

   Мәкальләрнең күчерелмә мәгънәсенә килсәк, ул һәрьяктан да матур, чиста, камил кешеләрнең тирә-якка уңай тәэсире турында сөйли.

    Татар халык мәкальләре арасында чәчәкләргә багышланганнары искиткеч күп. Алар белән танышу мәктәпкәчә яшьтәге балаларны, беренчедән, үсемлекләр дөньясын танып-белергә өйрәтсә, икенчедән , бу матурлык белән  хозурланырга, аның кадерен белергә өйрәтә. Нәтиҗәдә болар барысы да        экологик аң формалашуга китерә. Мәкальләр өйрәткәнчә, кеше үстергән чәчәккә карап, аның үзенә дә бәя бирәләр. “Гөленә карама, төбенә кара” мәкалендә гөл төбе хуҗаның никадәр уңган, булган кеше икәнлеген бәяләүгә ишарәли.[5]

    Үсемлекләрнең эстетик ләззәт чыганагы гына түгел, ә дару үләне буларак кешеләргә файда китерүе турында да мәкальләр бар. Мәсәлән, “Питрауга чаклы үләннең шифасы-чәчәктә, питраудан соң-тамырда” мәкалендәгечә, рус халкының “Петров день” дип йөртелә торган август башындагы бер көне шифалы үләннәрне җыюны ике чорга бүлеп куя. Дару үләннәрен тәүлекнең кайсы вакытында җыю да зур әһәмияткә ия. “Унҗиде сәгать суккач, үләннең шифасы тамырга төшәр” мәкале нәкъ шул хакта сөйли.

    Халык мәкальләре үсемлекләрне ничек үстерү турында да киңәшләр бирә.          Мондый дидактик мәкаль һәм әйтемнәр үсеп килүче яшь буын өчен бигрәк тә файдалы. Мәсәлән, “Көлдән гөл булган, гөлдән көл булган”, “Үсемлекнең тереклеге су белән” мәкальләре дә үсемлекләр хакында һәрдаим кайгыртып торырга кирәклеге турында сөйли.

   Татар халык иҗатының афористик төрләре арасында әйтемнәрүзенчәлекле   бер урын алып тора. Еш кына алар мәкальләр белән бер үк җыентыкларда урын алалар. Мәкальләр белән чагыштырганда, әйтемнәрнең формасы, күләме дә, димәк, иҗтимагый функцияләре дә гадирәк. Аларның барысы да диярлек бер һәм гадәттә кыска гына җөмләдән тора. Мәсәлән: «Ай күрде, кояш алды»; «Алтын эчендә йөзү»; «Ак җәймәле көн туу». Һәм бу гына да түгел әле! Әйтемнәр­нең байтагы хәтта тулы җөмләне түгел, ә бәлки җөмләнең бер өлешен генә тәшкил итәләр: «Ничә җәйләр, ничә кышлар»; «Кызыл кар яуганда» һ. б.

    Экологик тәрбия бирү өчен, яшелчә һәм техник культуралар турындагы мәкаль-әйтемнәр дә бик кулай. Алар шулай ук балаларны бу өлкәдәге күп кенә атамалар белән таныштыра. Күп очракта бу мәкаль-әйтемнәрдә балаларга таныш яшелчәләр турында сүз бара, ә аларның төрле сыйфат-үзлекләрен ассызыклау балаларның белемен арттыра, алар белән ничек эш итәргә кирәклекне өйрәтә. [6]  Агачлар турындагы мәкальләр балаларга әйләнә тирәне танып-белүдә дә ярдәм итә.Татар халык мәкальләре һәм әйтемнәре экологик тәрбия бирерлек зур көчкә ия. Элекке буыннар мирасы тере һәм тере булмаган табигать турында бай эчтәлекле  материал туплаган. Аларны дәресләрдә куллану, мәгънәләренә төшендерү укучыларны уйланырга мәҗбүр итә, аларның фикерләү сәләтен үстерә.                                                                                                                                                        Мәкальдә кабатланып кулланылган сүзләрне, җыйнаклык һәм яңгыраш максатыннан чыгып, тәрҗемәдә төшереп калдырырга мөмкин: авыру бер үләр, иренчәк көн дә үләр-больной умирает раз, а ленивый-каждый день; һ.б.

    Мәкальнең төп хикмәте аның эчке формасында, ягъни образлар системасы белән стилистик чараларда чагылыш таба. Болар булмаганда, мәкаль дә булмый. Ләкин мәкальне төзүдә аның тышкы формасы да еш кына хәлиткеч роль уйный. Мәсәлән, кунак булсаң, тыйнак бул; сөймәснеке сыймас кебек мәкальләргә генә күз салганда да, без моны ачык күрәбез. Бу мәкальләрнең төзелүе аерым сүзләрнең аваздаш булуына нигезләнгән. Димәк, тәрҗемәдә мәкальнең тышкы формасын (ритмика, рифма һ.б. аваз бизәкләүләрен ) дә игътибардан читкә җибәрергә ярамый.

   Тәрҗемәдә мәкальнең эвфониккүркәмлеген саклау үзмаксат була алмый, әлбәттә. Ул фикерне тәрҗемә иткәндә бер ярдәмче чара хезмәтен генә үти. Мәкальләргә шигырь тәрҗемәсе күзлегеннән карау дөрес булып бетми. Ләкин монда бер үзенчәлек бар, ул да булса, интонация мәсьәләсе, чөнки экспрессив (хисләргә бай ) сөйләмдәге интонация, проф. Л.И.Тимофеев әйткәнчә, “форманың гына түгел, бәлки эчтәлекнең дә бер элементына әверелә, һәм аны юкка чыгару сөйләмнең мәгънәсен үк бетерә”.[7] Шуңа күрә тәрҗемәдә мәкальнең интонацион төзелеше игътибардан читтә калырга тиеш түгел. Моны халык теленә бик күптәнге заманнардан ук тәрҗемә ителеп алынган мәкальләр мисалында гына да күреп була. Мәсәлән, эшләмәгән-ашамый – ( кто не работает, тот не ест ) ; ни чәчсәң, шуны урырсың – ( что посеешь, то и пожнешь ) мәкальләренең ике телдәге формаларын да чагыштырып карасак, аларның рифма ягыннан алай ук уңышлы түгел икәнлекләрен күрәбез. Ләкин интонация ягыннан караганда, инде бу мәкальләрнең ике телдә дә өздереп-кистереп әйтелгән булуларын күрәбез! Димәк, мәкальнең тышкы формасын тәрҗемә иткәндә, иң элек, интонациягә игътибар итәргә кирәк була[8].

    Безнең мәкальләрнең шундый бер үзенчәлеге бар. Мәсәлән, ана сөте белән кермәгән - тана сөте белән кермәс мәкалендә  реаль грамматик һәм логик ия юк. Без бу очракта холык, гадәт кебек сыйфатлар турында сүз барганлыгын бик яхшы  беләбез, ләкин бу сүзләрне мәкаль текстына кушып әйтеп булмый: мәкальнең тышчасы җимерелә. Озак кулланылу нәтиҗәсендә, мәкальнең тексты күңелдә нык сеңеп калган була, һәм интонацион яңгырашка комачаулый торган кайбер сүзләр, мәкальнең  мәгънә бөтенлегенә һич тә зарар китермичә, төшеп калырга мөмкиннәр. Элек-электән бәла (яки кайгы, авыру, михнәт, бәхетсезлек һ.б.) агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри формасында кулланылган мәкаль хәзер агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри рәвешендә дә очрый башлады.

   Тәрҗемәдә мәкаль матуррак яңгыраш алырга да мөмкин: кулың белән биргәнне, аягың белән йөреп алырсың – ( отдашь руками, а вернёшь ногами) һ.б.

    Тәрҗемәдә мәкальнең грамматик формасыда төрле дәрәҗәдә үзгәрергә мөмкин. Мәсәлән, фигыль - хәбәрнең грамматик зат формасын бик еш үзгәртеп бирергә туры килә. Җаны теләгән - елан ите ашаган мәкален у кого душа захотела, тот змеятину ел дип булмый, чөнки мондый тәрҗемә, примитив булуыннан тыш, мәкальчә яңгырамый. Душа захочет, так и змеятины съешь тәрҗемәсе оригиналга якынрак.

   Һәрбер мәкаль ул - гомумиләштерелгән хөкем, һәм әлеге мәкальне русчага гомумиләштерелгән яки билгесез ияле җөмлә белән тәрҗемә итү бу очракта бик табигый. Гомумән, мәкальнең мәгънәсенә һәм афористик яңгырашына кимчелек килмәслек булганда, тәрҗемәдәге мондый грамматик үзгәртүләр нормаль күренеш булалар. Мәсәлән, сүздән ботка пешми – ( из слов каши не сваришь); телең озын булса, гомерең кыска булыр –( у кого длинный язык, у того короткий век) һ.б.

   Синтаксик формасыягыннан караганда, мәкаль ул - җөмлә. Бу форма тәрҗемәдә дә саклана, әлбәттә, ләкин гади җөмлә кушмага әйләнергә мөмкин

яки киресенчә. Кушма җөмлә формасындагы  су язып - май төшмәс мәкале,

мәсәлән, гади җөмлә белән тәрҗемәләнә: из воды масла не сбить. Гади җөмлә формасындагы туры әйткән - туганына ярамаган мәкале тәрҗемәдә кушма җөмлә бирә: кто правду сказал, тот родне не угодил һ. б.[9] 

   Мәкаль ул - образлы итеп әйтелгән хөкем, ә җөмлә исә хөкемне белдерергә дә, белдермәскә дә мөмкин. Җөмлә ияле дә,иясез дә була, мәкальдә исә формаль яки реаль  субъект һәм предикат группалары һәрвакыт белдерелә. Шуңа күрә күп кенә мәкальләрдә, гомумән, оригиналда


[1] Сафиуллина Ф.С. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы. I- ХI  сыйныфлар./К.С. Фәтхуллова. Ф.С.Сафиуллина. - Казан: Мәгариф.- 2003.-108 б.

 

[2] Харисова Ч. Татар телен өйрәтүдә заманча технологияләр./ Ч.Харисова, Ф.Харисов.// Мәгариф.- 2002.- №8.- Б. 33-36 .

 

[3] Сафиуллина Ф.С. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы. I- ХI  сыйныфлар./К.С. Фәтхуллова. Ф.С.Сафиуллина. - Казан: Мәгариф.- 2003.-108 б.

 

[5] Урманче Ф.Татар халык иҗаты /Ф.Урманче.-Казан: Мәгариф.- 2005.-126-127 б.

[6] Ахунҗанов Г. Мәкальләр тәрҗемәсе турында./ Ике тел хәзинәсе.// Г.Ахунҗанов.1964.-

69 б.

 

[7] Г. Ахунҗанов , күрсәтелгән хезмәт, 1964.-Б. 70 б.

[8] Очерки теории и истории русского стиха, М.,1958, стр. 28 .

 

[9] Әхмәтҗанова.Р.Тел өйрәтүдә әдәби әсәрләрдән файдалану. /Р.Әхмәтҗанова. // Мәгариф.-2006.-  №1.-17 б.

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 347 Kb
Количество скачиваний: 13
Просмотров: 133

Похожие материалы